Объектларда инженерлык челтәрләре ремонтланган, бизәү эшләре башкарылган, яңа җиһазлар урнаштырылган.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эш визиты белән Курск өлкәсе губернаторы урынбасары Артем Демидов җитәкчелегендәге Курск өлкәсе делегациясе булды.
Бүген КДАТУда «Бетон һәм тимер-бетон җитештерү һәм куллану проблемалары (инженер кадрлары, инновацион материаллар һәм технологияләр)» фәнни-җитештерү конференциясе ачылды. Анда фән эшлеклеләре, төзелеш предприятиеләре һәм проект оешмалары җитәкчеләре катнашты.
«Мәдәни код» номинациясендә «Казан артефактлары: Казан шәһәрендә беренче сграффито буларак шәһәр кунакларын беренче булып каршы ала» гаризасы белән «Авторлык бренд-стратегияләре» коммуникация агентлыгы җитәкчесе Татьяна Терентьева җиңүче дип танылды.
Казанда XIX гасыр мәдәни мирас объектын – Боратынский утарын торгызу тәмамланды. Ремонт-реставрация эшләре «Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты буенча башкарылган.
Агымдагы елда гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт программалары тулысынча диярлек төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 98% ка башкарылган, программа чаралары 33 муниципаль берәмлектә тулысынча тәмамланган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде.
Яңа савыктыру лагереның һәркайсында 30 урынлы дүрт йокы корпусы, персонал йорты, клуб, ашханә, медицина блогы, склад һәм контроль-үткәрү пункты бар.
Спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы буенча Казанда «Ракета» спорт-савыктыру комплексы тулысынча яңартылган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә эш сәфәре уңаеннан өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа «Кайгырту йорты»нда булып кайтты. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
Махсуслаштырылган интернат-йортны быел октябрь аенда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасы кысаларында ачтылар. Финанслауның гомуми күләме 854 млн сум тәшкил итте, шуның 607 млн сумы федераль бюджеттан һәм 247 млн сумы республика бюджетыннан. Бинаның гомуми мәйданы – 8,6 мең квадрат метр.