«Социаль ипотека» программасы буенча Яр Чаллыда КАМАЗның 55 еллыгы урамында урнашкан 179 фатирлы йорт төзелде. Объект проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә алды.
Бүген Лаеш районында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар республикада коммуналь инфраструктураны яңарту программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Мәдәният йортының гомуми мәйданы 2088 кв. м булган өч катлы бинасы 1968 елда төзелгән. Программа кысаларында биредә инженерлык челтәрләре, фасад һәм түбә ремонтланган.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 677 ишегалды территориясеннән 663 кабул ителгән.
Торак төзелеше буенча еллык план 96% ка үтәлгән –3,144 млн кв. м. файдалануга тапшырылган. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин китерде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин производствода имгәнү очраклары һәм төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 55 нче инцидент кысаларында штабның күчмә киңәшмәсе узды. Аның төп темасы «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән чистарту корылмаларын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм бәяләү булды. Чара Россиянең барлык төбәкләрен тоташтырып видеоконференцэлемтә режимында узды.
Киңәшмәне РФ табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Максим Корольков һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Ересько үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Төзүчеләр төп бинаны, азык-төлек блогын, кер юу бүлмәсен, склад бүлмәсен, түбәсен һәм фасадын ремонтлаганнар. Монда тәрәзә һәм ишек уемнары, керү яклары, эчке инженерлык челтәрләре монтажланган.
Эш барышында Пушкин һәм Ленин урамнары буйлап 6,3 км участокта металл торбаларны диаметры 110 мм булган туздыруга чыдам полиэтилен торбаларга алыштырганнар, 73 кое һәм 10 янгын сүндерү гидранты урнаштырганнар.
Төбәктәге иң әһәмиятле махсуслаштырылган чараларның берсендә катнашу өчен архитекторлар, шәһәр төзүчеләр, технология эшләүчеләре, технопарклар вәкилләре, рәссамнар, скульпторлар, технологлар, предмет дизайнерлары һәм материаллар җитештерүчеләр чакырыла.