ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Испания архитекторы Хосе Асибильо белән очрашу булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде.

Бүген “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында, Татарстан Республикасы Төзелеш, аррхитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль башлыкларының идарә итү компетентлыгын һәм мөһим һөнәри күнекмәләрен үстерү” дип аталган квалифиикация күтәрү программасының тыңлаучылары алдында чыгыш ясады.


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

ТР МКның 01.04.2013 елдан №219 Карарына нигезләнеп, 2013 елгы капиталь ремонт программасының төп өлешенә 41 муниципаль райондагы 823 торак йорт кертелгән. Программаны финанслауның күләме 4,7 млрд. сумны тәшкил иткән. Программага төзәтмәләр керткәннән соң, программага өстәмә рәвештә Казан шәһәре, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама, Норлат муниципаль районнарындагы 19 йорт кертелгән.

Бүген Яр Чаллыда дәүләт һәм муницитпаль хезмәтләрнең күп функцияле үзәкләр челтәрләренең үсеше турында бөтенроссия селектор киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Казанда хисаплый торган 5 мең 475 гомумйорт приборлары урнаштырылган. Җылылык энергиясен куллану картинасы хәзер инде реаль, дип хәбәр итә “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте. “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булды, әлеге чарада предприятиенең актуаль сораулары тикшерелде. Киңәшмәне “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Рәүзил Хазиев үткәрде. “КТК” ААҖнең баш инженеры Әсхәт Шаханов доклад белән чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, Казан шәһәре Башкарма комитеты, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды һәм ТР ипотекалы торак кредитлаштыру буенча Агентлык вәкилләре катнашында,  “ТИСБИ” идарә Университеты укытучылары өчен торак һәм студентлар өчен тулай торак төзү сораулары буенча киңәшмә булды.

2013 елның 2 декабрендә, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгының актлар залында, Татарстан Республикасы ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

3 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне билгеләнеп үтелә. Ел сан үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү – аерым ихтыяҗлары булган кешеләрнең чын тормышка хокуклы булуларын тану, тормышның төрле өлкәсендә гражданнарыбызны инвалидлык белән интеграцияләү  өчен шартлар тудыру кирәклегенә җәмгыять игътибарын җәлеп итү.

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Non-profit organizations of Tatarstan are a serious partner for the state in addressing the challenges facing the Republic. This was stated by President of Tatarstan Rustam Minnikhanov at the plenary session of the 2d Republic’s Forum of socially oriented non-profit organizations. The meeting was held in Kazan; it was also attended by the Minister of Construction, Architecture and Housing of the Republic of Tatarstan and I.E.Faizullin and others.

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азан Нигъмәтҗанов, Казанда 7 яңа балалар бакчасы төзелүен хәбәр итте. Шуларның икесе федераль бюджет чараларына, ә калганнары республика программасы кысаларында төзелә. Төзелеш урыннары районда чират һәм җир участогы булу принцибы буенча билгеләнгән. Әлеге төзелешләрнең гомуми суммасы 538,3 млн. тәшкил итә – якынча 30 проценты федераль бюджеттан, ә калганы республика бюджетыннан бүленеп бирелгән. Төзү эшләре белән түбәндге подрядчы оешмалар шөгыльләнә: “Акташ” ҖЧҖ, “Бриз” ҖЧҖ, “Казан” ҖЧҖ. Эшләр барышында, эшләү срогы белән бәйле өзеклекләр булу сәбәпле, ике подрядчы оешма эштән азат ителде, һәм хәзер аларның эшләрен “Акташ” ҖЧҖ башкара, әлеге оешма берьюлы 4 бина төзи.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International