ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” дигән бәйге ТР Инвестицион-венчур фонды тарафыннан үткәрелә. Бу елны җиңүчеләр һәм лауреатлар 8 номинациядә билгеләнде. Шулай ук, бәйге партнерлары – “Ак барс Банк”, Татнефтехиминвест-холдинг”, “Связьинвестнефтехим”  үз бүләкләрен әзерләгән иде.  Бүген бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды, әлеге чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов та катнашты.

Декабрь башында КНИТУ-КХТИда яшьләрнең коррупциягә каршы II Республика форумы булды. Әлеге чара, хакимият, иҗтимагый оешмалар һәм студенлык структуралары арасында коррупциягә каршы эш алып баруның бердәм координациясе өчен мәйдан формалаштыру максатыннан, Республика яшьләр форумы-2013 кысаларында үтте.


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Ирек Фәйзуллин, Россия Федерациясе спорт Министрлыгының бухгалтер хисабы һәм контроль-ревизия эшчәнлеге Департаменты Директоры Владимирская Елена Владимировнаны, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының почетлы грамотасы белән бүләкләде.


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Соңгы вакытта көнкүреш газының таралуы, шул исәптән газ баллоннары куллану аркасында торак йортларда шартлаулар булу очраклары ешайды. Әлеге хәлләрнең нәтиҗәсе шактый фаҗигале – милекнең югалуы, яшәү урыны юкка чыгу, сәламәтлеккә зыян һәм иң куркынычы – кешеләрнең үлеме. Газ баллоннарын куллану вакытында мөмкин булган фаҗигале хәлләрдән качу өчен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тайпылусыз үтәргә кирәк.

Бүген Казанда шәһәр урнашуы һәм урбанистика өлкәсендә әйдәп баручы дөньяви экспертларның берсе Энрике Пеньялоса лекция белән чыгыш ясады. Лекцияне тыңлаучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Шулай ук, Колумбия башкаласы Боготының экс-мэры, Нью-Йоркның транспорт һәм үсеш Институты директорлар Советы рәисенең лекциясен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, ТР Хөкүмәте әгъзаләре, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре, архитекторлар һәм башка белгечләр тыңлады.

2013 елның 25 декабренә кадәр, барлык районнар да, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча эшләнгән эшләрнең актлары буенча (форма – КС-2) документация тапшырырга тиешләр. Бу турыда бүген,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


6
декабрь, 2013 ел
җомга

2013 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне үткәрелә.

Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, федераль телеканалларның журналистларына биргән интервьюсында,ТКХ өчен алдан түләү кертү турындагы тәкъдименең асылын аңлатты.

Бу елны безнең районда, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплекс төзү республика программасы кысаларында, ике йорт төзелде. Утар-Атахтагы йорт төзелеше өчен чаралар республика бюджетыннан бирелде. Ә Яңа Яваш авылындагы йорт район чараларына төзелде. Аның төзүчеләре –үз эшен тиз һәм сыйфатлы башкарган “Арский КСМ” җәмгыяте.


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 22 ноябреннән, 1057 нче номерлы “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.02.2013 елдан 147 нче номерлы “Россия Федерациясе милек түләве рәвешендә Фондка субсидия тәкъдим итү тәртибе һәм Россия Федрациясе субъектларына финанс ярдәме күрсәтү үзенчәлекләре турында”гы карарны кабул итү һәм Россия Финанс Министрлыгының, 2013 елның 15 ноябреннән, 06-06-13/1/49238 номерлы, Россия Федерациясе субъектларының 2014 ел өчен хисаплы бюджет белән тәэмин ителеше дәрәҗәләренең мөһимлеге  турындагы хаты белән бәйле рәвештә, Фонд идарәсе тарафыннан, Россия Федерациясе субъектлары өчен исәпләнелгән, Фонд чаралары хисабына финанс ярдәме тәкъдим итүнең, Фондка әлеге максатларга, Россия Федерациясе милек түләве хисабына, 2014-2017 еллар өчен,  авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә юнәлдерелгән өлешендә финанс ярдәме күрсәтү лимитларының алдан артуы буенча үзгәрешләр расланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International