Казанның 6 мәктәбендәге керү төркемнәрен ремонтлау вакытында “Арзан һәм уңай мохит” Федераль программасын тормышка ашыру буенча чаралар үткәрү планлаштырылган.
Бу җәйне районда тагын бер модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Аның адресы – Түбән Норлат. Ачык тонда эшләнгән, шулай ук ерактан көчле кызгылт сары фронтон күренеп тора. Зурлыгы ягыннан гына үзенчәлекле булып тора. Азнакайның “Байрам” ШЭ подрядчы оешмасы бригадиры И. Бәйрәмов билгеләп үткәнчә, әлеге тиз төзелә торган модульле конструция “уртача” дип атала –83 квадрат метрдан тора.
Татарстан муниципаль оешмаларында мәдәни объектлар төзүнең заказчысы – республиканың төп инвестицион-төзелеш идарәсе. 2012 елда старт алган “Авыл клубы” программасы ярдәмендә, республикабызда 46 клуб һәм күп фунцияле үзәк төзелгән. Әлеге исемлектә Баулы районы Александровка авылы да бар.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин Луковский урамындагы Ихге Рух гыйбадәтханәсендә күчмә киңәшмә үткәрде. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ вәкилләре һәм башкалар катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар объектның торышын карадылар һәм реконструкцияләү һәм реставрацияләү сорауларын тикшерделәр.
Җәйге каникул үзенең экваторын узып бара, ләкин әле Аксубай районы Иске Киязле мәктәбенең коридор һәм сыйныфларында кеше уку елына караганда да күбрәк. Монда бинаны капиталь ремонтлау эшләре бара. Әлеге ремонт мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында эшләнелә, сметалы бәясе 12 миллион сумнан артып китә.
ТР Төзелеш Министрлыгы мәгълүматларына караганда, Баулы районындагы үзәктән җылытыла торган 131 күп фатирлы торак йорт буенча, 17 июль көненә, җылыту системасын чистарту турындагы актлар 26 йорт буенча эшләнгән. Әлеге сан 19,8 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта республика буенча әлеге күрсәткеч 49,2 процентны тәшкил итә. Опрессовкалау актлары 20,6 процент йортларда эшләнгән ( республика буенча – 48,5 процент). Ә әзерлек паспортлары Баулыдагы бер йортта да әлегә юк (республика буенча 9,5 процент).
Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы, федерация субъектлары тарафыннан территориаль планлаштыру документларын урнаштыру буенча мониторингны тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Расланган һәм у ФГИС ТПда урнаштырылган территориаль планлаштыру документларын саны Татарстан Республикасының федераль дәрәҗәдәге эшчәнлеген бәяләүдә мөһим индикатор булып тора. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт Йортында уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.
18.07.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык чорына кадәр, тәэмин итеп торучылар алдында булган бурычларны тәртипкә китерергә кушты. Бүген, ТКХ буенча булган киңәшмәдә, торак фондының 2013/2014 еллар җылылык чорына әзерлек барышын тикшерделәр.
Бүгенге ТКХка багышланган традицион киңәшмәне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанда 2013 елгы Универсиаданы оештыручыларга, республика халкына һәм оештырырга һәм үткәрергә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлады. Рөстәм Миңнеханов фикере буенча, әлеге вакыйгага бик җитди караган команда тырышлыгы, республика халкының ярдәме белән Казанда Универсиада үткәрелде, планлаштырган барлык эшләр дә тормышка ашты. Республика Президенты хәбәр иткәнчә, 2013 елгы Универсиаданы оештыруда актив катнашканнарны бүләкләү чаралары да уйланылачак.
2013 елның июненнән Татарстанда, Татарстан Республикасы Президенты башлап җибәргән “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе старт алды. ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы һәм матбугат һәм массакүләм коммуникация Республика агентлыгы белән берлектә “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясен игълан итте.