ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Салават Күпере” торак районы территориясен планлаштыру проектын әзерләү соравы буенча киңәшмә булды.

Кичә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013 елгы Универсиадада катнашучыларны тукландыруны оештыру сораулары буенча киңәшмә булды.


14
апрель, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тикшерү барышында Казансу яры һәм “Казан-Арена”  футбол стадионының төзелеше белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзеле, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.


13
апрель, 2013 ел
шимбә

Республиканың 41 муниципаль оешмасындагы 587 йортта күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башланган. Бу турында бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин , ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


12
апрель, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгында 2012 ел өчен торак-коммуналь комплекс оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәсен тикшерү соравы буенча Минристрлыкның баланс комиссиясе утырышы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “ТКХның региональ-аналитик системасы” проектын тәкъдим итү булды.


11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 11 апрелендә дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаштырырга  ярдәм итүче Фонд тарафыннан, Россия Федерациясе субъектлары белән “2012 елгы еллык хисапларны тикшерү нәтиҗәләре буенча табылган, Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан, 185-ФЗ номерлы Федераль законны бозу очракларын юкка чыгару  буенча чаралар” дигән темага селектр киңәшмә үткәрелде.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы торак” программасын тормышка ашыру  сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов һәм ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары И.Ю. Просвирякова үткәрде. Чарада тармак министрлыкларыннан һәм ведомстволардан вәкилләр, шулай ук подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Яр Чаллыда булды. Ул социаль һәм икътисади өлкәдәге берничә объектта булды.


10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Агымдагы елда, дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштырырга  ярдәм итүче Фонд чаралары катнашы белән финанслана торган региональ адреслы программаларны тормышка ашыру кысаларында, Татарстанның башкаласы булган Казан шәһәрендә 154 күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау  планлаштырыла. Әлеге программа  Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты тарафыннан расланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International