ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда РФ региональ үсеш Министрлыгының 2012 елда “Чиста су” ФЦП чараларын реальләштерүгә йомгак ясау сораулары буенча киңәшмәдә катнаша. Киңәшмәне РФ региональ үсеш министры урынбасары В.А. Дедюхин үткәрде. Министр И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Техник инвентаризация бюросы” РГУПның киңәшмәсе булды. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары  А.М. Фролов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Ф.Ш. Мусин, «Жизнеобеспечения» эшчеләр профсоюзының Республика комитеты җитәкчесе Д.Н. Җамалетдинов, “ТИБ” территориаль бүлекчәләренең җитәкчеләре катнашты. Предприятие эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән “Техник инвентаризация бюросы” РГУПның генераль директоры Л.И. Хамзина чыгыш ясады. Үз чыгышында, ул предприятие һәм аның структура бүлекчәләренең төп юнәлешләрендәге эшчәнлек буенча ел йомгаклары турында сөйләде, агымдагы 2013 ел өчен куелган төп бурычлар һәм максатлар белән таныштырды.

14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Алабуга” аерым икъ

тисади зона территориясендә Синергия” автокомпонентларын җитештерү буенча индустриаль-технологик парк нигезенә “беренче таш” салуның тантанасы булды.

Тантанада  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары О.Г. Савельев, “Аерым икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры О.А. Костин,  республика министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре катнашты.

Синергия” автокомпонентлары паркы вак һәм уртача җитештерү линияләренә эшләнгән.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында , видеоконференция режимында, муниципаль оешма вәкилләре белән, “45 000 тамашачы өчен эшләнгән футбол стадионы, Чистай ур.” объектының төзелеше, җирдән файдалану, авыл җирлегендәге төзелешнең генераль планнарын раслау, территориаль планлаштыру документларын рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә булды. Видеоконференцияне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары В.Н. Кудряшев үкәрде. Чарада муниципаль оешмаларның Башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов киңәшмә эшенә видеоэлемтә режимында тоташты.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Vaillant Group» компаниясе делегациясенең министрлык һәм берничә тармак предприятиеләренең җитәкчеләре белән очрашуы булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үткәрде, кунаклар делегациясен идарә директоры Карстен Штельцер һәм компаниянең Россиядәге генераль директоры Максим Шахов җитәкләде.

Бүгенге көндә «Vaillant Group», җылыту системасын җитештерү буенча,  Европада  әйдәп баручылар рәтендә. Очрашу барышында ике төп сорау тикшерелде – “Алабуга” АИЗ территориясендә стенага эленә торган, ике контурлы, газ казаннарын җитештерү эшен ачу һәм компаниянең торак-комуналь комплексны модернизацияләүнең федераль һәм региональ программаларында катнашу ммкинлеге.


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында күп балалы гаиләләргә торак тәкъдим итү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне торак сәясәте бүлеге башлыгы О.А. Христофорова үткәрде. Чарада муниципаль оешмаларның Башкарма комитет вәкилләре катнашты. Очрашуның темасы булып, күп балалы гаиләләргә торак тәкъдим итү механизмының эше соравы торды.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин Уфа шәһәре ГО Администрациясе башлыгының беренче урынбасары А.А. Филиппов җитәкчелегендәге Уфа делегациясе белән очрашты. Әлеге сәфәрнең максаты – төзелеш һәм җиргә мөнәсәбәтле өлкәләр буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү. Кутнашучыларны сәламләгәннән соң, А.С. Әхмәтшин, төзелеш комплексының 2012 ел нәтиҗәләре турында сөйләде.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
2012 нче ел ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты өчен гадәти булмады, чөнки республикада тарифны җайга салу системасын яхшыртуның бер төркем җитди этаплары тормышка ашырылды. Аерым алганда, ТР территориясендә җылылык һәм су белән тәэмин итү, өлешчә электроэнергетика өлкәсендә арадаш субсидия бирү тулысынча бетерелде. ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, социаль киеренкелекне бетерү максатыннан, халыкны социаль яклау эшен тәэмин итүгә юнәлдерелгән бер төркем карарлар кабул ителде. Бу хакта бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенә нәтиҗәләр ясап, республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Утырышта ведомствоның 2012 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елда ТРда тариф сәясәте бурычлары сөйләшенде. И.Халиков билгеләвенчә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты күпләр тарафыннан энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгына караган структура буларак кабул ителә, чөнки халыкның нәкъ бү өлкәгә бәйле иң күп сораулары. “Бу алай түгел. Раслана торган тарифларның күпчелеге – ул сәламәтлек саклау да, социаль хезмәт күрсәтү дә, һәм башка бик күп юнәлешләр дә. Безнең тискәре сүзләр ишетмәвебез яки аларның артык күп булмавы бу юнәлештә яхшы формалашкан системалы эш барлыкка килгәнлеге турында сөйләде. Комитетның төп бурычларының берсе - энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә дә шундый эш булдыру”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов республика территориясендә урнашкан федераль җир участокларын үзләштерү соравы буенча киңәшмә үткәрде.

9
февраль, 2013 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Агымдагы елның башыннан, барлык муниципаль районнарда торак төзү программасын тормышка ашыру буенча актив эшләр башланган.  Татарстанстат мәгълүматларына караганда, гыйнварда 381,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Тапшырылган күләм, узган ел белән чагыштырганда, 156,8% тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International