Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республиканың муниципаль оешма җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә булды. Көн тәртибендә ике төп сорау иде – республика районнарыннан килгән төзүчеләр тарафыннан “45 мең тамашачыга исәпләнелгән футбол стадионы, Чистай ур. буенча” объектындагы эш графигын үтәү һәм ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд программалары буенча федераль бюджеттан финанс ярдәме алуга гаризалар әзерләү. Беренче сорау буенча киңәшмәгә ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында тоташты, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов турыдан-туры объекттагы штабтан хәбәр итте.
Икенче сорау буенча киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киңәшмә булды. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанда 505,3 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылуын, әлеге сан еллык бурычның 21 процентын тәшкил итүен хәбәр итте.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда II Россия инвестицион-төзелеш форумы эшендә катнаша. Әлеге чара 2013 елның 21-22 февраль көннәрендә Мәскәүнең “Гостиный двор” күргәзмәләр комплексында үткәреләчәк. Форумны оештыручылар булып, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль агентлык, төзүчеләрнең Милли берләшмәсе, проектчыларның Милли берләшмәсе, эзләнүчеләрнең Милли берләшмәсе, аз катлы һәм коттедж төзелеше Милли агентлыгы, Россия төзүчеләр Союзы катнашында, Россия Федерациясенең региональ үсеш Министрлыгы тора.
Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Арчада төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең күчмә утырышын үткәрә.
Утырышта Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Биектау, Теләче муниципаль районнарның башкарма комитет җитәкчеләре, әлеге муниципаль оешмаларның территорияләрендә эшчәнлек алып баручы төзелеш оешмалары һәм төзелеш индустриясе предприятиеләренең җитәкчеләре катнаша.
18 февраль көнне, РФ Хөкүмәте тарафыннан, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче федераль Фондка күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программалары һәм ТКХны модернизацияләү программасы өчен чаралар бүлеп бирү буенча Карарны имзалау көтелә. Әлеге процесстан соң, Фонд чаралары хисабыннан билгеләнгән финанс ярдәме лимиты РФ субъектларына тапшырылачак. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, атна саен үткәрелә торган республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, республикада бу елны, капиталь ремонт ясау таләп ителә торган күпфатирлы йортлар исемлегенә, 41 муниципаль оешмадагы 811 күпфатирлы йорт керүен хәбәр итте. Планлаштырылган чараларның гомуми күләме - 4,35 млрд. сумнан артып китә.