ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2024 ел
чәршәмбе

 

2024 елның 8-22 августында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан Республикасы калдыклары белән эш итү өлкәсендәге территориаль схема проекты буенча кабат иҗтимагый фикер алышу уздырылачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясен тикшерде. Элегрәк ул ял итү урыннарында булып кайтты һәм аларны төзекләндерү буенча йөкләмәләр биргән иде. Республика башлыгын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде.


6
август, 2024 ел
сишәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрүгә багышланган брифинг узды. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар республиканың күпчелек өлешендә яшәүчеләр өчен уртача 10,8% ка арткан. Тарифларны 1,5 елга беренче тапкыр яңадан карадылар. Брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты


5
август, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Биектау муниципаль районына эш сәфәре барышында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты.  

Республика программалары өлешендә халыкны эчәр су белән тәэмин итү программасы буенча башкарылган эш 56% ка җитте. Бүгенге көндә эшләр 30 районда 43 объектта алып барыла. Узган ике атнада республиканың 6 муниципалитетында 6 объект буенча эшләр төгәлләнгән.

ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль әһәмиятле объектлар төзелеше буенча мәгълүмат җиткерде.

3 августка торакны файдалануга тапшыру планы 81% ка үтәлгән - 2 млн 535 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республиканың Биектау муниципаль районында булды. ТР Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин белән берлектә ул социаль объектлар ачуда катнашты.


2
август, 2024 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында  беренче сыйныф укучыларына портфельләр бүләк итү тантанасы булды. Букчаларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кукмарада «Кукмараның 3 нче урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә 375 укучыга башлангыч сыйныфлар урнаштыру өчен өч катлы бина төзелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International