Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстан Республикасында 82 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалган-төзелеш-монтаж эшләре 94% ка үтәлгән. Объектларда эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген «Татлизинг» ДУП коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Татарстан Республикасы Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы актив фазада тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«Бүген мәгариф өлкәсендә 7 республика һәм федераль программа кысаларында 185 объект ремонтлана», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин.
Татарстан Республикасында территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләсе турында кичә Пространстволы планлаштыру институтында ТР Төзүчеләр берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары – Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев, «Татарстан Республикасы киңлекне Планлаштыру институты» ДУП директоры Олег Григорьев, идарә әгъзалары һәм төзелеш комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда территорияләрне үстерү фонды финанс ярдәме белән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү дәвам итә. Әгерҗе шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү челтәренең өч участогын реконструкцияләү төгәлләнде. Бу 4 меңнән артык кешегә коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак.
Бүген торак фондын, социаль өлкә һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын 2024-2025 елларга җылыту чорына әзерләү буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов уздырды.
Татарстанда Казан шәһәренең Чебакса бистәсендә табиб-педиатр кабинеты булган табиб амбулаториясе ачылды. Яңа сәламәтлек саклау учреждениеләрен ачу тантанасы Россия Федерациясенең биш төбәгендә: Кырым Республикасында, Ростов, Смоленск һәм Мурманск өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында узды.