Татарстанда агымдагы елда гомуми суммасы 2,4 млрд сумлык 64 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Алар арасында 62 объект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы аша уза, икесе – кече шәһәрләр өчен Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов хәбәр итте.
Бүген республика Төзелеш министрлыгында җылылык-техника җиһазлары җитештерүче Белоруссия компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
«Иделне савыктыру» федераль проекты уңаеннан «Экология» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Казан шәһәренең чистарту корылмаларын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 65% ка башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
20 июльгә Татарстан Республикасында торакны файдалануга тапшыру планы 80% ка үтәлгән, 2 млн 518 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.
Социаль-мәдәни объектлар төзү, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Казанда Серов урамындагы бульварны яшелләндерү башланды. Территориядә 175 төрле тал үсентесе, шулай ук каен, шомырт, алмагач, чикләвек, чыршы, зирек һәм миләш үсентеләре утыртылачак. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча башкарыла.
Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов Казанның коммуналь инфраструктура объектларын реконструкцияләү барышы белән танышты.
Бүген республика Төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде, анда РФ Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев катнашты.
РФ гражданнары өчен калдыкларны аерым җыюны һәм аңлы рәвештә куллануны популярлаштыру буенча «Уберу» платформасы эшләнде, ул икенчел чимал кабул итү пунктларының иң эре федераль картасын үз эченә ала. Платформа каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру буенча «Россия экология операторы» гавами-хокукый компаниясе тарафыннан эшләнгән.