ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2025 ел
шимбә

Торак төзелеше өлкәсендә 8 февральгә план 17% ка үтәлгән, 552 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


7
февраль, 2025 ел
җомга

Кичә Казанда «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында «Шәһәр трансформацияләрендә бизнесның роле» конференциясе узды.

Эшкуарлар берлеге белән берлектә шәһәр мохитен үстерүгә багышланган сессиядә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, ТР Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев катнашты.

Биектау бистәсендә Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе төзелеше тәмамланган.

Яңа белем бирү учреждениесе Стадионная урамында урнашкан. Гомуми мәйданы 1 585 квадрат метр булган бу ике катлы бина 150 кешегә исәпләнгән.


6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында «Казаныш» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумы ачылды, ул узган елның октябрендә Казанда узган БРИКС саммитының дәвамы булачак.

Форум кысаларындагы пленар сессиядә чыгыш ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Казаныш» быел гыйнвар аенда ачылган Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында уза.

Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланган.

Гомуми мәйданы 5 575 квадрат метр булган биш катлы бинаның түбәсе алыштырылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, түшәмнәр монтажланган. Шулай ук электр яктырту системасы ремонтланган һәм техник җиһазлар урнаштырылган.

Эшләр 2024 елда дәүләт мәгариф оешмаларына капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында башкарылган.


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин 2024 елда «Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе» ДАУ эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә заказ бирә торган службалар, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре, экспертлар катнашты.

2023 елда федераль бюджеттан ярдәм катнашында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы старт алды. Бу чорда коммуналь өлкәдә 1,1 меңнән артык чара гамәлгә ашырылган.


4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының гомуми мәйданы 8320 кв. м. булган уку корпусына капиталь ремонт ясалган.

Капиталь ремонт барышында фасад һәм эчке бизәү эшләре башкарылган, түбә, җылыту челтәрләре һәм инженерлык челтәрләре алыштырылган. Шулай ук җиһазлар сатып алынган.


3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы лимиты өстәмә рәвештә 3 млрд сумга арттырылды һәм 10 млрд 341 млн сум тәшкил итә башлады. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау планнары турында Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар тоташкан  киңәшмәне (видеоконференцэлемтә буенча) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International