ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасында территорияләрне үстерү фонды акчалары катнашында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча эшләрне төгәлләделәр.

Барлыгы төбәктә бу программа буенча 2023 елдан 128,3 км җылылык, су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәре төзелде һәм модернизацияләнде. Шуның нәтиҗәсендә төбәкнең 1,9 млн кешесе өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшырды.

Татарстанда 2025 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга кертемнең минималь күләме 1 кв.метр мәйданга 7,7 дән 8,47 сумга кадәр арткан. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әлеге карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 210 меңнән артык кеше үз электрон җайланмаларына Дәүләт Хезмәтләре мобиль кушымтасын урнаштырган.

Проект гражданнарга күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен Төзелеш министрлыгы һәм Россиянең Цифра министрлыгы белән гамәлгә ашырыла.


30
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» гомумроссия хәйрия акциясендә катнашты. Быел бәйрәм чыршысыннан министр республика балаларының теләкләрен белдергән сигез открытканы алды.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасында федераль һәм республика программалары буенча барлык капиталь ремонт объектлары төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

2024 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

2019-2024 елларда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 32,8 млрд сум каралган. 352 объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән, шулай ук 648 авария хәлендәге бинадан кеше күчерелгән (2024 ел ахырына кадәр өстәмә рәвештә 17 бинадан күчерү планлаштырыла).


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Казанда реконструкциядән соң биологик чистарту корылмалары (БЧК) файдалануга тапшырылды. Чистарту корылмаларында эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында башкарылды.


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба районында «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 7 нче филиалы – Иштуган авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International