ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитектура көне билгеләнеп үтелә. ТР Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, һөнәри бәйрәмнәрендә архитекторларга мөрәҗәгать итте.

Ел башыннан алып Татарстанда 1 млн. 708 мең кв. метр торак (еллык бурычның 71,2 проценты) файдалануга тапшырылган. Бүген видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, калган өч ай эчендә тагын 689,6 мең кв. метр торак тапшырырга кирәклеген хәбәр итте. Әлеге Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

5 октябрь көнне бөтен Татарстан буенча “Урман утырту көне” акциясе узды.Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнашты.


4
октябрь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә өстәмә урыннар булдыру сораулары буенча киңәшмә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казан шәһәрендә “Адмирал бистәсе” территориясенең үсеш проектын эшләү һәм тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында тармак ветераннары – “Татжилкомхоз” ПО һәм ТР Төзелеш Министрлыгының элекке эшчеләре белән очрашу булды. Чараны министр Ирек Фәйзуллин үткәрде.

ТР Югары Ослан районы Тат. Бурнашево авылында участок полиция хезмәткәре өчен йорт төзү буенча эшләр дәвам итә. Подрядчы оешма булып “ЭЛПЭК” ҖЧҖ тора. Эшләрнең инвесторы -  Татарстан Республиксы президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Түбән Искүбаш һәм Нырты авылларында, Федераль программа кысаларында, полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торак йортлары төзелә.

Татарстан Республикасы Россиядә “ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында” гы 185 нче законны тормышка ашыру тәҗрибәсе буенча иң алдынгылар рәтендә тора. Әлеге фикерне бүген, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Фондгенераль директоры әйтте. Әлеге утырышны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында ТКХ оешмалары хезмәтләрен тормышка ашыру  күләме ( катнаш  эшләнеш режимында газ, электр һәм ягулык белән тәэмин итү хезмәтләрен исәпкә алмаганда) 15,7 млрд. сумны тәшкил итте. Халыктан ТКХ өчен түләүләр җыюның күләме 1 сентябрь торышына 97,7 процентны тәшкил итте. Әлеге мәгълүматлар бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган утырышында яңгырады. ТР Хөкүмәт Йортында үткән әлеге утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд генераль директоры Константин Цицин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International