Бүген Татарстанның Лаеш районында, Столбище бистәсе янында, Россия һәм ОИС илләренең KazanSummit'2013 дип аталган V халыкара икътисади саммит квсаларында, “Смарт Сити Казань” проектының беренче ташын салу тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, AJM Planning Design Group (APUDG җитәкчесе, “Смарт Сити Казань”ның баш архитекторы Норлиза Хашим, Tatarstan Gulf Investment Company генераль директоры Халед Аль Джассим, шулай ук чит ил һәм Россия инвесторлары, дәүләт хакимият органнарыннан вәкилләр, архитекторлар һәм төзелеш оешмалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Территрияләрне комплекслы үзләштерүне исәпкә алып, авария хәлендәге торак фондынан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру һәм энергоэффектив йортлар төзү”дигән темага киңәшмә булды. Чараны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.
Дәүләт корпорациясе белән идарә итү – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд, Татарстан Республикасының авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен фонд чаралары хисабына финанс ярдәме сораган гаризасын хуплады.
Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларында универсаль спорт мәйданнары төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Чараны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, “Главинвестстрой РТ” ГКУ, “Татлизинг” ГУП, “Татинвестгражданпроект” ГУП һәм товар белән тәэмин итүче компания вәкилләре катнашты.
Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.
Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.