Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль яклау) объектларына җылылык җибәрелә.
30 сентябрь торышына республиканың барлык муниципаль оешмаларында 2013-2014 еллар ягулык чоры башлану турындагы боерык һәм карар кабул ителде (6 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр).
Татарстанда 2013 ел капиталь ремонт программасына үзгәрешләр кертелгән. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Хөкүмәт Йортында ел саен үткәрелә торган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
2013 елның 26 сентябрендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, СССР дәүләт премиясе Лауреаты, 1956 елдан алып 2010 елга кадәр “Татинвестгражданпроект” ГУПта эшләгән, булган барлык белемнәрен, көчен проектлы эшкә биргән, проектчы белгечләренең берничә буынын тәрбияләгән, Татарстан Республикасы, Казан шәһәренең берничә объектын, шул исәптән Казан шәһәренең Дәүләт циркын төзүдә зур өлеш керткән Валентина Даниловна Панова 84 нче яшендә вафат булды.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Новые сетевые технологии” ҖЧҖнең “Коммуналь энергетиканы модернизацияләүгә яңа карашлар” дигән темага презентация булды.
“Мәгариф өлкәсен алдан чарасын күреп үстерү һәм модернизацияләүдән башка инновацион икътисад формалаша алмый”, - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул бүген, ТР Дәүләт Советына ел саен традицион рәвештә җибәрә торган юлламасында хәбәр итте.
Банк урамы буенча урнашкан 22 һәм 37 номерлы йортларда яшәүчеләр капиталь ремонтны зарыгып кеттеләр. Бу елны аларның йорты ерактан үзенә җәлеп итеп тора. “ Мин бу ертты чирек гасыр яшим. Ул искергән иде, подъезд эченә керергә куркыныч иде. Ә хәзер монда чиста, уңайлы, матур. Күңел шатлана”, - ди 37 нче номерлы йортта яшәүче Люция Ибраһимова.
Әлмәттә 8 универсаль спорт мәйданын төзү эшләре старт алды. Әлеге проект, 2013 елгы Универсиадага төзелгән “Казан-Арена” футбол стадионын төзүдә актив катнашкан Әлмәтлеләргә бүләк формасында тормышка ашты. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, стадион төзүдә катнашкан муниципаль оешмалар рейтингында, Әлмәт Республика буенча өченче урынны алды. Төзелеш өчен кирәк булган 18 млн. күләмендәге финанс чаралары республика бюджетыннан бүленеп бирелде.