ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 9 сентябрендә “Алабуга” махсус икътисади зонада “Сария Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ заводының тантаналы ачылышы булды.


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Нефть шәһәре ТКХ хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәм тантанасында ӘМР башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Николай Богданчиков, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров һәм башка кадерле кунаклар катнашты.

ТР Яшел Үзән муниципаль районы Мизиново авылында яңа заманча модульле ФАП ачылды. Әлеге ФАП бу елны безнең районда, республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән икенче объект булып тора. 2016 елга кадәр мондый модульле типтагы тагын тугыз фельдшер-акушеерлык пункты төзү планлаштырыла. Яңа ФАПның бәясе, җиһазлары белән бергә санаганда ике миллион сумнан артып китә.


9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркын төзи башлауга багышланган тантана булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, ТР Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шагивалеев, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашты.

Татарстан Республикасында 1 млн. 536,7 мең кв. метр торак тапшырылган, яки еллык бурычның 64,1% үтәлгән. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


6
сентябрь, 2013 ел
җомга

ТР МКның 27.10.12дән 1932-р Боерыгын тормышка ашыру кысаларында, ТР Югары Ослан районы Түбән Ослан авылында 100 урынлы күп функцияле үзәк ( клуб+ФАП) төзү эшләре тәмамланып килә.

Бүгенге көндә, ТР Азнакай муниципаль районында “Чиста су” дәүләт программасы уңышлы гына тормышка аша.

5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш районы Башлыгы В.С. Чершинцев подрядчы оешма “Созидатель” ҖЧҖ ( Буа шәһәре) вәкилләре һәм кызыксынган хезмәтләр белән Тәтеш шәһәре территориясендә ачык балалар спорт мәйданнары төзү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. “Барс” СОК территориясендә спорт төше төзеләчәк  һәм аның составында 400 метрлы йөгерү юлы, мини-футбол уены өчен мәйдан, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен катнаш мәйдан булачак. Шулай ук, Тәтеш кадет мәктәбе территориясендә әзерләнү мәйданы, ә Тәтеш татар мәктәбе бинасы һәм стадион арасында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын төзү планлаштырыла.

Авыл клублары төзү республика программасы нигезендә ТР Менделеевск районының Мунайка авылында тиздән  Күп функцияле үзәк барлыкка киләчәк, әлеге үзәктә авыл клубы гына түгел, фельдшер-акушерлык пункты, җирле үзидарә органнары, авыл китапханәсе дә булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Чебоксар шәһәренең “ЧЕТРА-Промышленные машины” ААҖ продукциясен тәкъдим ителде. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International