Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Анатолий Иванович Щеповскихның вафат булу кайгысын уртаклаша.
Соңгы атналарда Аксубай үзәгендә бик шау-шу – тегендә-монда бензобила эшли, күтәрү краннары, КамАЗ һәм тракторларның моторлары көне буе бертуктаусыз эшли.
20 августның 1 нче номерлы Акты нигезендәге 2013-2014 еллар яңа ягулык чорына әзерлек паспортын, беренчеләрдән булып, Түбән Кама су каналы алды.
Казанның Адмирал бистәсе 2030 елга туристларны җәлеп итә торган үзәк һәм уңайлы тормыш өчен яхшы урын булырга тиеш. Адмирал бистәсен үстерү концепциясенә әнә шундый максатлар куелды. Әлеге максатларны бүген, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында үткәрелгән семнар кысаларында тәкъдим иттеләр. Семинар эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин да катнашты.
Бүген Азино-1 микрорайонында Россиядәге иң эре балалар поликлиникасының берсе ачылды, әлеге поликлиника 70 меңнән артык бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтәчәк. Күптән көтелгән медицина үзәгенең ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Премьер-министр урынбасары – ТР информатизация һәм элемтә министры Роман Шәһхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов катнашты.
Узган елны старт алган, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү республика программасы безнең районда да тормышка ашты. 2012 елда 2 яңа ФАП эшли башлады. Мондый объектлар – модульле ФАПлар бүген Матак һәм Түбән Чекурск авылында ачылды.
Бүген ТР Мамадыш муниципаль районы Баскан авылында зур бәйрәм. Монда күп функцияле үзәк ачылды. Авыл халкы бүгенге вакыйганы зарыгып көтте. Баскан авылында 20 елга якын мәдәният учагы булмаган. “Клуб ачылышы – традицияләр сакаланган, иҗат үсеш алган авыл өчен тарихи мөһим вакыйга. Мәдәният йорты – авылдагы рухи-әхлакый, эстетик тәрбиянең төп үзәге. Һәм кешеләр әйбәт яшәсен, вакыйгалар уртасында булсыннар, үзләрен читтә урнашкан, аерылган дип тоймасыннар өчен төзелгән. Бүгенге вакыйга, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, район үзәкләреннән еракта урнашкан авылларда мәдәният учагын сакалу турындагы карары нигезендә тормышка ашты. Без ресублика җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерәбез”, - диде үз чыгышында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.