“Энергоэффектив йорт” циклындагы программаның чираттагы чыгарылышы 31 августта сәгать 10:25тә “Россия1 Татарстан” телеканалында эфирга чыгачак. Программаның төп темасы капиталь ремонт һәм капиталь ремонт программасы кысаларында энергияне саклау һәм энергеэффектив технологияләр кертү белән бәйле чаралар турындагы сорауларга багышланган.
Район җитәкчелеге алдында сигез мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшыру бурычы куелган иде. Инфраструктуралы үсеш бүлеге мәгълүматлары буенча, файдалануга тапшырылырга тиешлеләр арасында индивидуаль йортлар да бар ( Тау асты, Байларово, Уруссу, Ютаза, Урал, Хөррият һәм Бәйрәки-Тамак торак пунктларында). Бәйрәки, Кече Уруссу, Каракашлы һәм Ютаза авылларындагы дүрт йорт, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Моннан тыш, авылны социаль үстерү программасы буенча яңа индивидуаль йортлар төзелгән. Күп фатирлы йортларга килгәндә, ел ахырында Уруссу бистәсендәге 27 фатирлы ике йортны (Солнечный микрорайонында һәм аңа охшаган, Ленин урамы буенча урнашкан йорт) файдалануга тапшыру планаштырыла. Солнечныы микрорайонында, Туймазы подрядчысы “ЭнергоСтройСервис” ҖЧҖ тарафыннан, тагын бер күп фатирлы йортны төзү эшләре дәвам итә, әлеге йортны киләсе елда тапшыру планлаштырыла.
ТР Әлмәт муниципаль районының Елхово авылында 200 урынлы яңа клуб ачылды. Авыл халкы күптән көтелгән әлеге бүләкне “Авыл клублары төзү” республика программасы кысаларында алды.
Яр Чаллыда мәктәпләрне капиталь ремонт эшләре тәмамланган, ремонт эшләре өчен бу елны 150 млн. 209 мең сум бүленеп бирелгән иде.
“Компания Татглавснаб” АО президенты киңәшчесе Кадников Борис Александа улы үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтте. Озак еллар буе уңышлы эшләү дәверендә ул республика һәм илнең төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткән.
Ел башыннан Татарстанда 1 млн. 421,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык бурычның 60 процентын һәм узган ел дәрәҗәсенең 102,5 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Авыл җирлекләрендә участок полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү соравын чишә башладылар. Аларның торак шартларын яхшырту һәм эшчәнлекләрен эффективрак итү максатыннан, Татарстанда, бу елны, якынча 80 административ-торак комплексы төзү планлаштырыла.