Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, “Арзан һәм уңайлы мохит” дәүләт программасы кысаларында Казан шәһәрендә җайлашкан объектлардагы эшләрне тәмамлау һәм кимчелекләрне бетерү сораулары буенча эшлекле киңәшмә булды.
Модульле фельдшер-акушерлык пунктының стеналарын монтажлау эшләре сишәмбе көнне башланды, 3 көн эчендә түбә астына кертелде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда, Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хейер һәм Россия бадминтон Федерациясе президенты Сергей Шахрай белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә, шулай ук, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясенең күзәтү советы рәисе, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов катнашты.
Бүген Тангачи авылында фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Сәламәтлек саклауның яңа объектын ачу тантанасында Лаеш муниципаль районы Башлыгы М.П. Афанасьев, район Башлыгы урынбасары И.Н. Тимершина, Рождественский авыл җирлеге Башлыгы С.М. Гуцу, Лаеш районы Башкарма комитет җитәкчесе М.В. Фадеев, Башкарма комитетның социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Г.Х. Шарипова, “Лаеш ҮРХ” ГАУЗның баш табибы Е.В. Коробова, медицина хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты.
“СтройГрад” ҖЧҖ Төзүчеләре” ремонт эшләрен сыфатлы итеп һәм кыска вакыт эчендә башкардылар. Республика программасы кысаларында, 2нче номерлы мәктәптә 2 миллион 257 мең сумлык ремонт эшләре башкару планлаштырылган. Төзүчеләр ремонт эшләренә март аенда башлаганнар иде. Иң беренче чиратта төп бинадан спорт залына юнәлдерелгән җылылык күчү урынының түбәсен алыштырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, “Арзан һәм уңай тирәлек” программасы кысаларында, ТР Яшел Үзән муниципаль оешмасының җайлаша торган объектларында эшләрне тәмамлау һәм кимчелекләрне бетерү сораулары буенча эшлекле киңәшмә булды.
Яңа бинаның 25 нче катындагы «Extra Lounge» ресторанында үткәрелгән ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, “Корстон” компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов, “Корстон-Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан вәкилләр катнашты.