Түбән Камада Тынычлык проспектын һәм Мурадьян урамын төзекләндерү буенча эшләр тулы көченә бара. Әлеге максатларга ирешү өчен якынча 40 млн. сум сарыф ителәчәк. Әлеге чаралар парклар, скверлар һәм бульварларны төзекләндерү турындагы республика максатчан программасы кысаларында бүлеп бирелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, “Арзан һәм уңайлы мохит” программасы кысаларында, ТР Әлмәт муниципаль оешмасының җайлаштыра торган объектларындагы эшләрне тәмамлау һәм кимчелекләрне бетерү сораулары буенча эшче киңәшмә булды.
Барлык заманча таләпләргә һәм стандартларга туры килгән медицина учреждениесен төзү эше “Сәламәтлекне модернизацияләү” программасы кысаларында тормышка ашты. Коргуза авылындагы фельдшер-акушерлык пункты тулысынча яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. ФАП бинасында берничә кабинетбар– фельдшерның халыкны кабул итү кабинеты, процедура бүлмәсе, шәфкать туташы-хуҗа кабинеты ( хуҗалык кирәк-яраклары өчен), фойе, санузел, аерым пар казаннар бүлмәсе.
Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган “Аммоний” ААҖ Комплексының төзелеше мәйданына зур технологик җиһазларның беренче партиясе кайтарылды. Эре тоннажлы җиһазларны кабул итү өчен, Алабуга шәһәренең Кама елгасы ярларында узган елны, йөк алып кайта торган баржаларны бәйләп кую өчен махсус причал төзелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, “Арзан һәм уңайлы мохит” программасы кысаларында, ТР Әлмәт муниципаль оешмасының җайлаштыра торган объектларындагы эшләрне тәмамлау һәм кимчелекләрне бетерү сораулары буенча эшче киңәшмә булды.
ТР Кукмара районы Ташлы Елга авылындагы суүткәргеч челтәрләр реконструкцияләнгән. Аларның искерүе сәбәпле, авыл халкы, еш кына, сусыз кала торган булган, дип хәбәр ителә ТР муниципаль оешмалар порталында.