ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

29 июнь көнне Лаеш районы Башлыгы М. Афанасьев Астраханка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачты.

2020 елга Татарстан Республикасы торак файдалануга тапшыру күләмен 1 кешегә 1 кв. метрторак бинасы хисабына җиткерәчәк, торак файдалануга тапшыру күләменең планы 3 млн. 957 мең кв. метр. Федераль үзәк республика алдына әнә шундый максат куйды.


28
июнь, 2013 ел
җомга
2013 ел программасы буенча  Түбән Ослан авылында 100 урынлы МФЦ (клуб + ФАП) төзү планлаштырыла.
Торак фондыннан куллану һәм аны саклау буенча ел саен оештырыла торган мониторинг үткәрү карарының проекты Минрегион тарафыннан эшләнгән.  Документта каралганча, тикшерү объектлары булып, РФның бөтен торак йортлары торачак. 
28.06.2013 көненә якынча 13,1 кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык планның 86,2% тәшкил итә. Бу күрсәткеч Татарстан Республикасы районнары арасында югары булып санала.

27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында дәүләт программмаларын тормышка ашыру сораулары буенча ТР муниципаль районнары белән видеоконференция булды.

Бүген Казанда реконструкцияләнгән Ленин дамбасы һәм Казансу аша күпер  буенча хәрәкәт ачылды. Хәрәкәтне тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин ачты. Ачылу чарасында, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин катнашты.

26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казандагы тимер юл вокзалы янындагы мәйданда 261 машинага исәпләнелгән бер катлы җир асты парковкасы һәм сквер ачылды.

Усад авылының үзәк урамында хәзер тротуар һәм фонарьләр дә бар. Православие чиркәве яңартыла, аның янындагы территория төзекләндерелә. Агымдагы елның февраль азагында Усад җирлегендә мәдәният үзәге төзелә башлады.

24 сентябрьдән алып 27 сетябрьгә кадәр Уфа шәһәрендә “Форум Уралстройиндустрия” XXII халыкара махсуслашкан күргәзмә булачак. Әлеге чара Башкортостан Республикасының иң эре һәм мөһим махсуслашкан бизнес-проектларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International