Бүген Казанның Чистай урамында, шәһәрдәге иң эре күп яруслы автомобиль паркингы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тахаутдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Еллык күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында Казанда эшләнгән эшләрнең күләме 65 процентны тәшкил итә. Бу елны барлыгы 1,33 млрд. сумлык 154 йортны ремонтлау планлаштырылган. Әлеге хәбәрне бүген шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин, мэрияда узган эшлекле киңәшмәдә әйтте.
Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республиканың максатчан программасы Кама Тамагы муниципаль районында уңышлы тормышка ашырыла һәм әлеге уңай күренеш беренче ел гына үткәрелми инде. Узган елны ремонтланган Красновидовский мәктәбеннән эстафетаны Кама-Тамагы татар урта белем бирү мәктәбе алды.