ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2013 ел
җомга
21 июнь көнне Президентның Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиленең ярдәмчесе Юрий Золотарев рәислегендә, эшче төркемнең гаилә, ана булу һәм балалык чорына дәүләт тарафыннан ярдәм итү сорауларына багышланган киңәшмәсе булды.
Бүген Түбән Кама районында берьюлы ике яңа медицина объекты ачтылар – Старошешминскийда ФАП һәм Зур Афанасовода дәвалау амбулаториясе. Старошешминский авылындагы модульле ФАП кыска вакыт эчендә төзелә. Әлеге объектны төзү сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү республика программасында катнашу аркасында гына мөмкин булды. Әлеге объектның бәясе якынча 2 млн. сум.

20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәрдәге иң борынгы мәктәпләрнең берсе – Казан шәһәре Вахитов районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән 80 нче номерлы татар-рус урта мәктәбе – уку йортларын капиталь ремонтлау программасының лидерлары рәтендә. Монда планлаштырылган эшләрнең 60% үтәлгән. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин мәктәпнең торышын тикшерде.

Түбән Камалаларны, яңа йортка күчү белән, Түбән Кама муниципаль районының Башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин котлады. “ Яшь гаиләләребезне бик матур бәйрәм – Россия яшьләре көнендә яңа йортларга озатабыз, бу билгеле бер символ. Бүген шәһәргә беренче төзүчеләребезнең, үзләренең әтиләренең эшен дәвам итәрлек, киләчәктә Түбән Кама язмышы белән идарә итәрлек  максатчан, талантлы, энергияле яшьләр кирәк”, - диде ул үзенең чыгышында.

19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында УЮЧ объектларының башкарма документациясен һәм файдалануга бирү графикларын тапшыру һәм ЮХИА Программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында и “СМАРТ Сити Казань”нең нженерлы инфраструктура оештыру өлешендәге территориясен үстерү  буенча киңәшмә булды.

Казанда алданган өлешчеләр проблемасы чишелде дияргә була – төзелеп бетмәгән йортлар  акрын гына файдалануга тапшырыла, дип хәбәр итте Татарстан дәүләт советының икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе Марат Галеев.

Бүген Татарстан Ркспубликасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Олимп” кунакханәсен  төзеп бетерү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне төзелеш комплексы идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде.


18
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы “Югары социаль эффективлыкның Россиядә оештырылуы” Бөтенроссия бәйгесен ел сан үткәрү турында хәбәр итә, әлеге бәйгенең төп бурычы булып, социаль мәсьәләләрне чишүдә югары социаль эффективлыкка ирешә торган Россия оешмаларын билгеләү, аларның тәҗрибәләрен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү тора.
Төзелеш, күчемсез милек һәм инвестицияләр базарында катнашучы, әйдәп баручы  бөтен дөнья һәм Россиядән җыелган,  мәгълүматны – идея, проектлар һәм тәкъдимнәрне -  аккумуляцияләргә тиеш булган, Россиядәге беренче эре махсуслашкан бизнес-мәйданда, ил өчен кирәк булган иң мөһим бурычларның берсен чишү: Россия Федерациясе субъектлары территорияләрен төзекләндерү һәм үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International