Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Агымдагы елның башыннан, барлык муниципаль районнарда торак төзү программасын тормышка ашыру буенча актив эшләр башланган. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, гыйнварда 381,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Тапшырылган күләм, узган ел белән чагыштырганда, 156,8% тәшкил итә.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Казан метрополитенының төзелеше сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Әлеге чарада, объектттагы эшләргә җәлеп ителгән подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты. Киңәшмә, метрополитен төзелешенең төрле участокларында эшчеләрнең саны соравын тикшерүдән башланды.
Бүген Мамадыш тракты ( 2 нче Азино ур. транспорт чишелешеннән М-7 “Идел” гә кадәрге участок) автоюлының реконструкцияләнгән участогында юл хәрәкәтен ачуның рәсми тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Исегезгә төшереп үтәбез, автоюл участогындагы эшләрнең подрядчысы булып “Каздорстрой” ААҖ тора. Әлеге юл буенча Казаннан М-7 “Идел” федераль автоюлына, шулай ук Яр Чаллы, Уфа шәһәрләренә барып була. Автоюлның озынлыгы – 7,1 км, киңлеге – хәрәктләнү өчен 6 полосага кадәр, тротуарларның киңлеге – 2,25 метр. Юл озынлыгы буенча икешәр җир асты һәм җир өсте юллары эшләнелгән, өч сфетофор урнаштырылган. Автоюлны ачу тантанасында әйтелеп үткәнчә, мондагы хәрәкәтнең максималь интенсивлыгы – тәүлегенә 30 меңгә кадәр автомобиль.
Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Президенты Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрчегенең Төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан «Габдрахман сахабә коесы» дип аталган Изге чишмә комплексын рекоонструкцияләү һәм төзекләндерү соравы буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә башында, Минтимер Шәймиев, “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектын тормышка ашыру алдан билгеләнгән план буенча баруын, 2013 елда Болгар һәм Свияжскта эшләнәсе эшләр исемлеге раслануын билгеләп үтте. “ Хәзер без, бу елдагы иң мөһим проектларының берсенә, табигый-тарихи һәйкәл булып саналган Габдрахман сахабә коесын торгызуга якын килдек. Без аны борынгы Болгар шәһәренең кеше күп йөри һәм игътибарны җәлеп итә торган урыны итәргә тиешбез. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: кое үзе бар, тарихи хезмәтләрдә аның турында мәгълүматлар сакланган, шулай ук, аның белән бәйле күп кенә легендалар яши. Яз көне, эшләрне башлау өчен, проектны кабул ителгән торгызу концепциясеннән раслауга күчәргә вакыт җитте”, - диде ул.
7 февраль көнне сәгать 16:00да “Идея” Технопаркының конференцияләр үткәрү залында ТР нанотехнология Үзәге РОСНАНО ярдәме белән үткәрә торган махсуслашкан семинарлар сериясеннән беренче чара булачак. Семинарның миссиясе – стандартлаштыру, сертификацияләү һәм сыйфат буенча Россия белгечләренә наноиндустриянең халыкара стандартлары белән эшләүнең бөтен нечкәлекләре буенча ориентлашырга ярдәм итү. РОСНАНОның стандарташтыру, метрология һәм сертификацияләү дирекцисе җитәкчесе Ю.Г.Ткачук төп докладчы белән чыгыш ясаячак. Семинарга керү ирекле.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ведомство җитәкчелегенең «XYBASE» Малазия компаниясе делегатлары белән очрашуы булды. Очрашуны министр урынбасарлары А.С. Әхмәтшин һәм А.М. Фролов үткәрде, чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының белгечләре катнашты. Кунакларның делегациясен «XYBASE» компаниясенең президенты Сухайми Абу Хассан җитәкләгән иде.
Чит илдән килгән кунаклар мәгълүмати эшләнмәләр өлкәсе белән кызыксыналар. Малазиянең «XYBASE» компаниясе «BLESS» бизнес процессларга электрон ярдәм итү системасын эшләгән. Әлеге система “бер тәрәзә” принцибына нигезләнгән һәм бизнес белән дәүләт органнары арасындагы үзәра бәйләнеш сорауларында эффектив. «BLESS» аркасында, компанияләр, офистан чыкмый гына, теге яки бу лицензияне алу өчен интернет порталы аша гариза бирә, шулай ук гаризаның каралу торышын онлайн режимда күзәтә алалар.
Бүген Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд Бөтенроссия селектр киңәшмәсе үткәрә. Киңәшмә эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов та катнаша. Әлеге чарада киләсе өч ел өчен, 185-ФЗ номерлы “ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы законда каралган, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү һәм коммуналь инфраструктура системасын модернизацияләү буенча региональ адреслы программаларны тормышка ашыру һәм ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәкләренең эшен, шул исәптән коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүнең яңа кагыйдәләрен реальләштерү проблемаларын чишү өлешен дә, формалаштыру һәм тәртипкә салу сорауларын тикшерү планлаштырыла. Соңгы сорау регионнардагы белгечләрне җәлеп итеп тикшерелде, киңәшмә барышында кире элемтәгә кергән субъектлар арасында Татарстан да бар иде.