ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

“Алабуга” ППТ АИЗда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л. подрядчы оешмалар белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә “Алабуга” аерым икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сорауларын тикшерделәр.


3
февраль, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 4 нче номерлы шәһәр балалар поликлиникасының яңа бинасында һәм ремонтланган 1 нче номерлы балалар тудыру йортында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов озатып йөрделәр.


2
февраль, 2013 ел
шимбә

Якын атналарда Татарстан Республикасы  муниципаль районнарының җитәкчеләре өчен 45 мең тамашачы кабул итә алган яңа футбол стадионы ( Казан, Чистай ур.) төзелешенә “Ачык ишекләр көне” оештырылачак. Бүген ТР Хөкүмәт Йортында булган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов әнә шундый тәкъдим белән чыкты. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплады. Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, бүген футбол стадионы мәйданында 36 муниципаль районнан эшчеләр эшли. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль район башлыкларына төзелешнең үсеше ничек баруын, теге яки бу район бригадалары нинди эш башкаруын күрү кызыклы булачак.


1
февраль, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында булган киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендәге ун төзелеш проектын тикшерделәр. Әлеге чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә барышында тәкъдим ителгән проектларның шәһәрнең тарихына туры килүе тикшерелде. Тәкъдим ителгән проектлар арасында Бутлеров һәм Маяковский урамнары чатындагы бина да бар. Элек әлеге бинада медицина хезмәткәрләре ДК булган.  Инвестор планы буенча, тышкы күренеше элеккечә булачак яңа бинада кыйммәт булмаган кунакханә эшләячәк. Тагын бер бина – Большая Красная урамындагы хореография училищесы интернатының дүрт катлы бинасы. Кайбер проектлар, алдагы киңәшмәләрдә әйтелгән, аерым алганда яшелләндерү мәйданын зурайту һәм сквер барлыкка китерү буенча ачыкланган кимчелекләрне бетереп, билгеле бер үзгәрешләр белән тәкъдим ителгән иде.


31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында РФ Торак кодексын, “ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча эшләр оештыру максатыннан, министр И.Э. Фәйзуллин боерыгы белән барлыкка килгән эшче төркемнең утырышы булды. Чараны эшче төркем рәисе урынбасары, министр урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. 25.12.2012 елдан 271-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең  кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларындагы кайбер положениеләрнең үз көчләрен югалтуларын тану”  Федераль законы тарафыннан Россия Федерациясе Торак кодексына кертелгән  үзгәрешләр белән бәйле, Татарстан Республикасында әлеге үзгәрешләргә туры килгән закон кабул итү кирәк.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар укыту, әзерләү һәм яңадан әзерләү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Республиканың барлык муниципаль оешмалары видеоконференцэлемтә режимына тоташтырылган иде. “ТРның күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" коммерция булмаган партнерлык директоры Н.Ф. Фатыйхов  төп доклад белән чыгыш ясады. 2012 елда 1 134 белгеч укыган. 2013 елга бурыч тагын да киңрәк масштаблы – 5 меңнән артык белгечне укыту. ТР Министрлар Кабинетының ТКХ өлкәсенә кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча чаралары планы нигезендә, 2016 ел ахырына кадәр республика районнарындагы 21 меңнән артык белгечне укыту планлаштырыла.


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында 2012 ел “Авыл клублары”  программасын реализацияләүгә нәтиҗәләр ясау соравы буенча бәйге комиссиясенең утырышы булды. Утырышны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының  төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Чарада ведомство карамагындагы оешмалардан, тармак министрлыкларыннан, муниципаль оешмалардан вәкилләр катнашты. Узган елны, министрлык тарафыннан, “Авыл клублары” программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән, республиканың мунципаль районнарындагы торак пунктларында урнашкан иң яхшы мәдәният объектларын билгеләү буенча бәйге игълан ителгән иде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, Министрлыкның карары нигезендә 15.01.2013 елда барлыкка килгән эшче төркемнең, YIT фин компаниясенең төзелеш өлкәсендәге инвестицион программаларын тормышка ашыру буенча утырышы булды. Беренче утырышта Әмирхан урамында урнашкан “Современник” торак комплексындагы 14 катлы, 87 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыру соравы каралды, әлеге йортның төзүчесе - “ЮИТ Казань” ҖЧҖ.

28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тармак предприятиеләре һәм оешмаларының җитәкчеләре игътибарына 2013 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясенең IX нче Бәйгесен үткәрә. Бәйгене үткәрү тәртибе һәм шартлары, катнашучылар өчен төзелгән кулланма, гариза формасы белән www.pcq.ru.сайтына урнаштырылган.


26
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Бүген Хөкүмәт йортында  ТР Президенты Р.Н. Миңниханов рәислегендә, видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветеранарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International