ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин Казан шәһәре метрополитенының беренче линиясендәге икенче мәйданын төзү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Чарада объектларда эшләргә чакырылган подрядчы оешмаларның вәкилләре катнашты. Киңәшмә метрополитен төзелешенең төрле участокларында подрядчы оешма эшчеләренең саны турындагы сорауны тикшерүдән башланды. А.С. Әхмәтшин, киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын, әлеге баскычта эшләрне озакка сузырга ярамаганлыгына, артык озакка сузган подрядчы оешмалар проектта катнашудан алына мөмкинлегенә юнәлтте.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы юристлары авыл халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтә торган мәгълүмати-консультация төркеменең күчмә кабул итү чарасында катнашты. Бу юлы мондый ярдәм Югары Ослан муниципаль  районы халкына күрсәтелде.

Кабул итү вакытында, авыл җирлегендә яшәүче халык, торакка булган хокукларны тормышка ашыру, коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы компетенциясенә кергән башка сораулар белән кызыксынды.


24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, видеоконференция режимында, муниципаль оешма вәкилләре белән “45 000 тамашачы өчен футбол стадионы, Чистай ур.” объектының төзелеше, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү сораулары буенча киңәшмә булды. Видеоконференцияне  ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чарада муниципаль оешмаларның Башкарма комитет җитәкчеләре, тармак предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов, киңәшмә эшенә, видеоэемтә режимында тоташты. Ул,  тагын бер кат, район башлыкларына эшчеләрне игътибар белән сайлап алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Төзелешкә квалификацияле белгечләрне җәлеп итү мөһим.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э.Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул, Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2011 елның 6 маенда 354 номерлы карар белән расланган, күпфатирлы йортлардагы бүлмә һәм торак йортларның хуҗалары, әлеге йортлардан файдаланучылар өчен коммуналь хезмәт күрсәтү Кагыйдәләрен куллану соравы буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын үтәү сораулары буенча эшче төркемнең утырышы булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Чарада төзелеш оешмаларының белгечләре катнашты. Катнашучыларны сәламләгәннән соң, министр урынбасары А.С. Әхмәтшин, төзелеш куркынычсызлык техникасын үтәү өчен оешмалары тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. А.С. Әхмәтшин фикеренчә, хезмәтне саклау соравы тармак өчен приоритетлы булып тора, шуңа күрә дә аерым игътибар сорый. Утырышта катнашучыларга агымдагы елда хезмәтне саклауны тәэмин итү буенча чаралар планын тикшерү тәкъдим ителде. Утырыш барышында, шулай ук, тикшерелгән сораулар тематикасы буенча докладлар тыңланылды.


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм трак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов “Баскет-холл” спорт корылмасының ике залындагы паркет идәнне эксплуатацияләү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү соравы буенча киңәшмә үткәрде. Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге объект 2002 елда төзелгән. Ун еллык эксплуатациядән соң, комплексның ике аренасындагы идән түшәмәсен алыштыру турындагы карар кабул ителде. “Баскет-холл”ның кече залы 1500 урын өчен исәпләнелгән, зур залы җиде мең кешене кабул итә ала.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы мохит”  программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чарада тармак министрлыкларыннан һәм проектлы оешмалардан вәкилләр катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар программа объектлары буенча эшләнә торган эшләрнең барышы һәм тәртибе турында сөйләштеләр. Бүгене көндә, объектлар адаптацияләү буенча һәр министрлыкның үз йөкләмләр исемлеге бар. Программаны үтәгәндә төп уңыш – комплекслы якын килү. Социаль яктан мөһим булган һәр объект инвалидларның барлык категорияләре өчен дә ( терәк-хәрәкәтләндерә торган аппарат, күрү, ишетү сәләте бозылган) файдалана алырлык булуны тәэмин итә.


19
гыйнвар, 2013 ел
шимбә

Р.Н. Миңниханов рәислегендә, атна саен үткәрелә торган, 2013 елда Казанда үткәреләсе XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек кысаларында объектлар төзү сорауларына багышланган киңәшмәдә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы адресына 45 мең урынлы футбол стадионы төзелешенә өстәмә эшче көчләр ( кимендә 3 мең кеше) җәлеп итү эше йөкләнде. Әлеге боерыкны үтәү өчен, бүген үк Төзелеш Министрлыгында, оператив рәвештә, республиканың футбол стадионын төзү Штабы һәм муниципаль оешмалардагы башкарма комитет җитәкчеләренең уртак киңәшмәсе булды.  Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында, муниципаль оешмаларда дәүләт программаларын тормышка ашыра торган төзелеш оешмалары җитәкчеләре  турыдан-туры тоташтырылган иде.

Бүген Хөкүмәт Йортында, ТР Президенты Р.Н. Миңниханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында 21.07.2007 елдан 185-ФЗ номерлы “ТКХка ярдәм итүче Фонд турында”  РФ Законын тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү сораулары буенча киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Министр И.Э. Фәйзуллин республиканың Түбән Кама районындагы Алан һәм Тукай районыдагы Мартыш авылларындагы гражданнарны күчерү сорауларын тәртипкә салу буенча ведомствоара утырыш үткәрде. Утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Л. Аляшев, “КНПУ “Оргнефтехимзаводы” ААҖ генераль директоры И.Ф. Мөхәмәтшин, “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы ДТФ” башкарма директоры  Т.М. Абдуллин, Түбән Кама районы башкарма комитетының җитәкчесе Т.Х. Камалетдинов һәм Тукай районы башкарма комитетның җитәкчесе Р.В. Асылгәрәев  катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Л. Аляшев комиссия тарафыннан эшләнгән эшләр турында сөйләде. Утырышта катнашучылар гражданнарны күчерү сораулары турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International