ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Казан метрополитенын төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәне ТР Төзелеш, архтектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Чарада министрлык җитәкчеләре, шулай ук метрополитен төзелешендә катнашкан подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов “СМАРТ Сити Казань” проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хакимият Йортында булды. Әлеге чарада ТР Хакимиятеннән вәкилләр, шулай ук республиканың эре компания җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне ачканда Рөстәм Миңниханов билгеләп үткәнчә, “СМАРТ Сити Казань” проекты, Казанның халыкара мегаполис буларак киләчәк үсешендә, стратегик роль уйный. “Проект башкалабызның үсеше өчен ниндидер бер драйвер  булып тора, - диде ул. – Әлеге проект бездә булган, үзенә җәлеп итә торган үсеш нокталарының берсе, һәм иң перспективалысы да”. Исегезгә төшереп үтәбез, “СМАРТ Сити Казань” проектын Татарстан Республикасының Хакимиятеннән ТР инвестицион үсеш Агентлыгы күзәтә, проектның операторы булып, махсус төзелгән оешма – “Корпорация развития РТ” ААҖ тора. Әлеге оешма халыкара эш төркемнәре белән үзара бәйләнешне тәэмин итә. “СМАРТ Сити Казань” мастер планы Малайзия  компанияләре AJM Planning & Urban Design Group, Straits Consulting Engineers һәм “Татинвестгражданпроект” ГУПның уртак эшчәнлеге нигезендә эшләнелә.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, 2013 елда Казанда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларын электр энргиясе белән тәэмин итү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Чарада министрлык җитәкчеләре, ведомство карамагындагы предприятиеләрдән вәкилләр, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Сетевая компания” ААҖ, “2013 елда Казанда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың башкарма дирекциясе” АНО катнашты.


16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе һәм “Росреестр Идарәсенең Кадастр палатасы” ФГБУның Татарстан Республикасындагы филиалының йомгаклау коллегиясе барышында, ТР Президенты Рөстәм Миңниханов Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе һәм Кадастр палатасының ТР буенча филиалының республика икътисады үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Росреестр Идарәсе эшчәнлегенең 2012 ел нәтиҗәләре турындагы доклад белән аның җитәкчесе Азат Заббаров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Идарә, хисап чоры барышында, теркәлгән хокук турында төрле төрдәге 510 меңнән артык белешмә тәкъдим иткән. Шул исәптән, мәгълүмат сорап,  электрон төрдәге 180 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.

Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов җитәкчелегендә Волгоград өлкәсеннән килгән делегация Казанның “Химград” технополисында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.

Исегезгә төшереп үтәбез, Волгоград делегациясе Татарстан башкаласына ике көнлек эшлекле сәфәр белән килгән (2013 елның 15-16 гыйнвары).

Волгоград өлкәсеннән килгән вәкилләр “Химград” технополисының эшчәнлеге, технополис территориясендә урнашкан компаниянең җитештерүчәнлеге, аерым алганда “Данафлекс-Нано” ЯАҖнең продукциясе белән таныштылар. Делегация әгъзаләре караган чираттагы объект булып, спортның су төрләре Сарае ( Чистай ур.) торды. Казансу елгасы ярларында урнашкан әлеге спорт объекты, Россиядәге түбәсе ябулы иң эре спорт корылмаларының берсе булып тора. 2015 елда булачак, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында спортның су төрләре Сарае ярыш аренасы булачак.  Кунакларга, шулай ук, Казанның юл-транспорт инфраструктурасы объектларының кайберләрен – Ямашев проспекты һәм Әмирхан урамы киселешендәге, аннан соң, Ямашев проспекты һәм Гаврилов урамы киселешендәге транспорт чишелешләрен күрсәттеләр. Әлеге транспорт чишелешләренең икесе дә, Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлек кысаларында төзелгән.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Чистополь” индустриаль паркының үсеше соравы буенча киңәшмә булды. Киңәмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде. Чарада ведомство карамагындагы тармак предприятиеләреннән вәкилләр катнашты.


15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов, ТР Яшел Үзән районы Түбән Вязовый бистәсендә, 2012 елда авыл клубларын төзү республика программасы буенча, соңгы һәм иң эре мәдәният йортын ачты. ТР Президенты Яшел Үзән ҮРХнең филиалы – бистә амбулаториясендә булды. Мәйданы 1200 квадрат метр булган бинада республика чараларына ремонт эшләнгән, яңа җиһазлар куелган. Амбулаториядә поликлиника һәм көндезге стационар эшли, стоматология, терапия, акушер-гинекология, функциональ диагностика кабинетлары бар. Медицина учреждениесендә бистә һәм якын-тирә авыллардагы 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтелә. Амбулатор бинасы фасадны тышлау һәм җылытуга мохтаҗ һәм бүген ТР Президенты моның өчен кирәк булган проект һәм сметаны әзерләргә кушты. Рөстәм Миңнихановка җирле халык күрше авыллардан автобус маршруты оештыру үтенече белән чыкты – Президент район администрациясенә әлеге сорауны хәл итәргә кушты. Рөстәм Миңниханов, авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча, барак тибындагы йорттан яңа төзекләндерелгән фатирга күчкән Блиновлар гаиләсенә кунакка керде. Республика президенты, шулай ук, “Пласполиком” ҖЧҖ акрил ванналарын җитештерүче цехта да булды. Әлеге оешма, практик яктан караганда, акрил яфрак җитештерү буенча Россиядә бердәнбер эшләп килүче завод, ул элекке “Мелита” фабрика бинасында урнашкан. Биш корпусның мәйданы 7 мең квадрат метр, ай саен 30 тонна пластик продукция чыгарыла. Эшлекле сәфәр ахырында Татарстан Президенты бистәдәге яңа мәдәният йортын ачуда катнашты. Әлеге клуб – 2012 елда авыл клубларын төзү республика программасында соңгысы һәм төзелгән мәдәният йортлары арасында иң эресе. Клуб проекты җирле халык үтенече белән зурайтылган,  нәтиҗәдә залның сыешлыгы 450 кешене тәшкил итә һәм әлеге күренеш бүген “Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең зона турында катнашучыларны җыярга мөмкинлек бирде.


14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда Россия Федерациясе Хисап палатасы Коллегиясенең юл хуҗалыгын үстерү буенча чаралар үткәрү нәтиҗәләренә багышланган утырышында катнашты. 2013 елны XXVII  Бөтендөнья җәйге универсиада үткәрү кысаларында, республикада урам-юл челтәрләрен үстерү  программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә шәһәр юлларын, транспорт чишелешен, урам аркылы чыга торган җәяүлеләр юлын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук урамнарны капиталь ремонтлау һәм юлларның йөрү өлешен ремонтлау каралган. Министр И.Э. Фәйзуллин үз докладында 2012 елда эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләрен әйтте һәм агымдагы ел планнары белән таныштырды.


12
гыйнвар, 2013 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында ТР президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмә барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Доклад, традицион рәвештә, төзелеш оешмалары тарафыннан куркынычсызлык техникасы чаралары үтәлү турындагы мәгълүматтан башланды. И.Э. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бәхетсезлек очракларының күбесе эре төзелеш урыннарында – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә булган. Бүгенге көндә, Татарстанда 2013-2015 еллар өчен хезмәтне саклау шартларын тәэмин итү буенча республиканың максатчан программасы кабул ителде. Татарстанда, 2013 ел өчен, торак төзеп тапшыру планы 2 млн. 398 мең кв.метр күләмендә расланды. Шулардан, социаль ипотека программасы буенча 383,3 мең кв. метр; күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн. 9 мең кв. метр; аз катлы торак төзелеше буенча 1 млн. 13 мең кв. метны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2013 елның 11 гыйнвар торышына республикада 85,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән: социаль ипотека программасы буенча 57,1 мең кв. метрлы 12 йорт тапшырылган. Республикада Бөек Ватан сугышының 382 ветераны өчен 35 йорт төзү дәвам ителә.


10
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында  “ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы 185-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән төзәтмәләрне тикшерү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International