18 февраль көнне, РФ Хөкүмәте тарафыннан, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче федераль Фондка күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программалары һәм ТКХны модернизацияләү программасы өчен чаралар бүлеп бирү буенча Карарны имзалау көтелә. Әлеге процесстан соң, Фонд чаралары хисабыннан билгеләнгән финанс ярдәме лимиты РФ субъектларына тапшырылачак. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, атна саен үткәрелә торган республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, республикада бу елны, капиталь ремонт ясау таләп ителә торган күпфатирлы йортлар исемлегенә, 41 муниципаль оешмадагы 811 күпфатирлы йорт керүен хәбәр итте. Планлаштырылган чараларның гомуми күләме - 4,35 млрд. сумнан артып китә.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда РФ региональ үсеш Министрлыгының 2012 елда “Чиста су” ФЦП чараларын реальләштерүгә йомгак ясау сораулары буенча киңәшмәдә катнаша. Киңәшмәне РФ региональ үсеш министры урынбасары В.А. Дедюхин үткәрде. Министр И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
Бүген “Алабуга” аерым икъ
тисади зона территориясендә Синергия” автокомпонентларын җитештерү буенча индустриаль-технологик парк нигезенә “беренче таш” салуның тантанасы булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары О.Г. Савельев, “Аерым икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры О.А. Костин, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре катнашты.
Синергия” автокомпонентлары паркы вак һәм уртача җитештерү линияләренә эшләнгән.ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында , видеоконференция режимында, муниципаль оешма вәкилләре белән, “45 000 тамашачы өчен эшләнгән футбол стадионы, Чистай ур.” объектының төзелеше, җирдән файдалану, авыл җирлегендәге төзелешнең генераль планнарын раслау, территориаль планлаштыру документларын рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә булды. Видеоконференцияне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары В.Н. Кудряшев үкәрде. Чарада муниципаль оешмаларның Башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов киңәшмә эшенә видеоэлемтә режимында тоташты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Vaillant Group» компаниясе делегациясенең министрлык һәм берничә тармак предприятиеләренең җитәкчеләре белән очрашуы булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үткәрде, кунаклар делегациясен идарә директоры Карстен Штельцер һәм компаниянең Россиядәге генераль директоры Максим Шахов җитәкләде.
Бүгенге көндә «Vaillant Group», җылыту системасын җитештерү буенча, Европада әйдәп баручылар рәтендә. Очрашу барышында ике төп сорау тикшерелде – “Алабуга” АИЗ территориясендә стенага эленә торган, ике контурлы, газ казаннарын җитештерү эшен ачу һәм компаниянең торак-комуналь комплексны модернизацияләүнең федераль һәм региональ программаларында катнашу ммкинлеге.