ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр Союзы” Региональ тармак берләшмәсенең гомуми җыелышы булды. Көн тәртибенә Союзның 2012 елда эшләгән эшләренә йомгак ясау һәм 2013 елга бурычлар кулган иде. “ТР коммуналь предприятиеләр Союзы” РООРның эш планы, шулай ук берләшмәнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге тикшерелде.

Әлеге җыелыш “ТР коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР Президенты А.Х. Хәйруллин рәислегендә үтте. Чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, министр урынбасары Р.К. Кәримов, предприятие җитәкчеләре – Союз әгъзалары катнашты.


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән  торак пункты” республика бәйгесе комиссиясенең утырышы булды. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында җитәкчеләрнең «XYBASE» Малазия компаниясе вәкилләре белән очрашуы булды. Әлеге компанияне, идарә директоры Лим Хва Инг тәкъдим итте. Министрлык ягыннан очрашуны министр урынбасары А.С. Әхмәтшин һәм төзелеш комплексын үстерү идәрәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде.

26
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республиканың муниципаль оешма җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә булды. Көн тәртибендә ике төп сорау иде – республика районнарыннан килгән төзүчеләр тарафыннан “45 мең тамашачыга исәпләнелгән футбол стадионы, Чистай ур. буенча” объектындагы эш графигын үтәү һәм ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд программалары  буенча федераль бюджеттан финанс ярдәме алуга гаризалар әзерләү. Беренче сорау буенча киңәшмәгә ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында тоташты, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов турыдан-туры объекттагы штабтан хәбәр итте.

Икенче сорау буенча киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде.


25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген, “Россиягә һәр бала кадерле” гомумфедераль проектны тормышка ашыру кысаларында, “Бердәм Россия” Партиясе рәисе Д.А. Медведевның Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, кызыксынучы ведомство вәкилләре белән, ятим һәм ата-ана тәрбиясе күрмәгән балаларны яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен тормышка ашыру соравы буенча, темати кабул итү һәм “түгәрәк” өстәл булды.

22
февраль, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киңәшмә булды. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанда 505,3 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылуын, әлеге сан еллык бурычның 21 процентын тәшкил итүен хәбәр итте.

Бүген Россия Федерациясе Президенты кабул итү бинасының  Татарстан Республикасы бүлекчәсендә,  Кабул итү бинасының эшчеләре һәм башкарма хөкүмәт федераль органнарның хезмәткәрләре тарафыннан, хәрби хезмәткәрләрне кабул итү оештырылган. Әлеге Чарада, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгыннан, торак сәясәте бүлеге башлыгы О.А. Христофорова катнаша. 

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда II Россия инвестицион-төзелеш форумы эшендә катнаша. Әлеге чара 2013 елның 21-22 февраль көннәрендә Мәскәүнең “Гостиный двор” күргәзмәләр комплексында үткәреләчәк. Форумны оештыручылар булып, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль агентлык, төзүчеләрнең Милли берләшмәсе, проектчыларның Милли берләшмәсе, эзләнүчеләрнең Милли берләшмәсе, аз катлы һәм  коттедж төзелеше Милли агентлыгы, Россия төзүчеләр Союзы катнашында, Россия Федерациясенең региональ үсеш Министрлыгы тора.


20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Арчада төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең күчмә утырышын үткәрә.

Утырышта Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Биектау, Теләче муниципаль районнарның башкарма комитет җитәкчеләре, әлеге муниципаль оешмаларның территорияләрендә эшчәнлек алып баручы төзелеш  оешмалары һәм төзелеш индустриясе предприятиеләренең җитәкчеләре катнаша.


19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Министрлыкта, видеоэлемтә режимында, капиталь ремонт үткәрү, авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү программалары буенча, ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд чараларын алу өчен агымдагы ел гаризаларын әзерләү соравы буенча муниципаль оешмалар белән киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International