ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министр И.Э. Фәйзуллинның Казанга рәсми делегация составында килгән Ростов өлкәсендәге хезмәттәше В.Н. Кузнецов белән очрашуы булды. Алдан килешенү нәтиҗәсендә, кунак, сәфәр барышында,  республика территориясендә авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү, “алданган өлешчеләр” проблемасын чишү, аерым категория гражданнар өчен торак төзү, шәһәр төзелеше документациясен эшләү, челтәргә кушылу сорауларын чишү һәм башка проектларны тормышка ашыру турындагы мәгълүмат алуны планлаштырган. Ләкин очрашуның күп өлеше футбол стадионын төзү соравына багышланды.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында торак төзелешен үстерергә ярдәм итүче Федераль Фондның “Татарстан Республикасы территориясендә торак төзү өчен бүленеп бирелгән җир участокларын комплекслы үзләштерү буенча уңай юлларны формалаштыру”  дигән темага “түгәрәк өстәл”е булды.  Чараны “РЖС” Фонды генераль директоры урынбасары Д.С. Филиппов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чара барышында катнашучылар яңа территорияләрнең үсеш перспективалары, шулай ук торак һәм башка төзелеш максатыннан җир әйләнешен җәлеп итүне комплекслы үзләштерүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “РЖС” Фонды тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең күләме турында сөйләштеләр.


6
март, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, Россия төзүчеләр Профсоюзы Татар республика оешмасы һәм Татарстан Республикасы төзүчеләр Союзы белән бергә, хезмәтне саклау буенча тармакның иң яхшы төзелеш оешмасы һәм предприятиесен билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган смотр-бәйгегә йомгак ясады.


5
март, 2013 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы мохит” программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов һәм ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау министрының Казан шәһәрендә тармак эшчәнлеген оештыру буенча урынбасары И.Ю. Просвирякова үткәрде. Чарада тармак министрлыкларыннан һәм ведомстволардан, шулай ук подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Дизайн Груп” төрек компаниясенең генераль директоры Турхан Илтер белән очрашу булды.


4
март, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул РФның региональ үсеш Министрлыгында, “Идарә оешмалары тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә үзләре эшләгән эшләр турындагы мәгълүматны ачыклау” дигән темага доклад белән чыгыш ясады.


2
март, 2013 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында РФның 21.07.2007дән 185-ФЗ номерлы “ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында”гы законын Татарстан Республикасында тормышка ашыру һәм  мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү сораулары буенча чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков үткәрде. Киңәшмә барышында, чарада катнашучылар идарә оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачылу проблемасын җентекләп тикшерделәр.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.


1
март, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин «The Times» газетасы редакциясенең  вәкилләре Лаура Джанес һәм Августина Бельсолла белән очрашты, алар Татарстанның икътисади һәм социаль үсеше турында махсус чыгарылыш әзерлиләр. “Таймс” – дөньядагы иң танылган газеталарның берсе. Ул 1785 елдан бирле чыга. Әлеге газета хезмәткәрләре әзерләгән махсус кушымта Европадагы потенциаль инвесторларның Татарстан турындагы күзаллавын киңәйтергә мөмкин. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ тармагы турындагы материал әлеге тапшыруда аерым урын алачак. Интервьюга килгән журналистлар, Казанны дөньякүләм студент уеннарына әзерләгәндә нинди кыенлыклар булуы белән кызыксындылар.

 “Архитектура ОСКАРы”  торак йортлар, ижтимагый биналар һәм корылмаларның архитектурасы һәм дизайны өлкәсендәге  ачык Республика бәйгесе, әлеге бәйге Татарстан Республикасында, архитектура  фестивале-биеннале форматында үткәрелә. Беренче “Архитектура ОСКАРы” Казанда 2010 елда, азкатлы һәм коттедж төзелеше Милли агентлыгы , ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ  Министрлыгы һәм ТехноНИКОЛЬ Корпорациясе ярдәме белән үткәрелгән.

2013 елда, “Архитектура ОСКАРы” II Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләр югары социаль инженер-техник, эстетик һәм икътисади характеристикалы булуы белән характерлана торган оригиналь  иҗади һәм инновацион проектлы карарлар өчен бирелә. Бәйгедәге эшләрне сайлап алуның төп критериясе булып, Татарстан Республикасында заманча архитектура, проектлаштыру һәм төзелешне киләчәктә үстерү өчен  проектлы карарлар барлыкка китерүдә ярдәм итү тора.


28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, РФ региональ үсеш Министрлыгы тарафыннан, видеоконференция режимында, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең нигезсез артуына юл куймау соравы буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне федераль министр урынбасары С.М. Дарькин үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International