ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2013 ел
җомга

Утырышта торак-коммуналь комплексындагы  авария-торгызу бригадаларының эшләре , материалларны аварияле запас белән тәэмин итү буенча чаралар һәм эшләр билгеләнде, эшче төркем әгъзаларына ташуга каршы чаралар оештыру буенча бурычлар куелды.


21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин Россия Федерациясе Президенты карамагындагы фән һәм мәгариф буенча Совет карамагында, Дәүләт Думасының фән һәм фән сыешлы технологияләр буенча комитет рәисе урынбасары  Огородова Людмила Михайловна рәислегендә үткән “Инженерлык эшчәнлеген фәнни-белем белән тәэмин итү” юнәлеше буенча ведомствоара Эшче төркемнең утырышында катнашты.


20
март, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Казан шәһәренең Башкарма комитеты белән берлектә, Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын үткәрде.


19
март, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышы кысаларында, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе – Россия Федерациясе Президентының контроль идарә башлыгы К.А. Чуйченко Казанга килде.


18
март, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы  федераль һәм республика ММЧ журналистлары өчен Казанда төзелеп килүче метро станцияләренә пресс-тур оештырды. ММЧ вәкилләрен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев, “Җир асты транспорт корылмалары төзү буенча Дирекция” ГКУ идарәсе башлыгы А.Г. Церцеил, “Казметрострой” МУП башлыгы М.М. Рәхимов һәм Ростехнадзор белгечләре озатып йөрде.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2012 елдагы “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты”  дип аталган Республика бәйгесенә йомгак ясалды.


17
март, 2013 ел
якшәмбе

Бүген, һөнәри бәйрәм көнендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин хезмәттәшләргә  котлау сүзләрен җиткерде.


15
март, 2013 ел
җомга

Җәйге Универсиадага әзерләнү кысаларында Стадион төзү һәм шәһәрне төзекләндерүдә Казан  муниципалитетлар ярдәменә мохтаҗ. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында, республиканың барлык муниципаль оешмалары катнашында узган атналык республика киңәшмәсендә әйтте.


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

28-29 март көннәрендә, “Измайлово” ДКда ( Мәскәү) “ТКХ оешмаларының тарифны тәртипкә салу һәм реформалаштыру өлкәсендә Дәүләт сәясәте” дип аталган Бөтенроссия гамәли семинары булачак, оештыручылар булып, “Открытый Диалог” Компанияләр Төркеме белән торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшмәкәрлек буенча РФ ТПП комитеты тора.


12
март, 2013 ел
сишәмбе

Эре инвестицион проектларны  тормышка ашыруда мөһим күренеш булып арендалы торак базарын үстерү тора. Бу фикерне бүген, арзан һәм уңай арендалы торак базарын формалаштыру сорауларына багышланган округ киңәшмәсе барышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков әйтте. Әлеге киңәшмәне РФ региональ үсеш министры урынбасары Сергей Дарькин үткәрде. Шулай ук, әлеге чарада,  ПФО регионнары хакимият органнарыннан, эре төзүче-компанияләрдән, банк структураларыннан  вәкилләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International