ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

11 декабрь көнне торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд ( “РТЮ” фонды) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир участокларын, торак төзү максатыннан комплекслы үзләштерүгә юллар форалаштыру буенча түгәрәрк өстәл булачак. Чарада  “РТЮ” Фонды генераль директоры  Алексей Фурсин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура Һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан хөкүмәте башкарма органнарыннан, Казан шәһәре администрациясенннән вәкилләр төзелеш оешмлары, банк оешмалары җитәкчеләре катнаша.


10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, торак төзү максатыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир участокларын комплекслы үзләштерү өчен уңай юллар формалаштыру сораулары буенча региональ “түгәрәк өстәл” булды. Әлеге чара торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль Фонд белән берлектә үткәрелде.


8
декабрь, 2012 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм МиңнехановТР Төзелеш Министрлыгына 2013 елгы Универсиадага әзерләнгән 45 мең тамашачы өчен исәпләнелгән футбол стадионын төзү барышында куркынычсызлык техникасын үтәүне аерым контрольгә алырга боерды. Шунысын да әйтергә кирәк, республика районнары әлеге искиткеч зур объектны төзүдә ярдәм итәргә булдылар. ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә, ТР район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне әйтте: “Стадион төзү – барыбызның да эше. Без бик зур объект төзибез. Беркем дә беркемнән артыгын сорамый, - диде ул. – Казанда бик әйбәт объект – республика горурлыгы булачак. Һәркем бу эштә катнашырга тиеш. Мин сүз бирдем, һәркемнең анда абонементы булачак ( 45 мең тамашачыга исәпләнелгән стадионны төзүдә ярдәм иткән ТР район башлыклары турында сүз бара – Т-И иск.). Футболга йөрсен һәм эшләгән эшнең сыйфатын тикшерсен өчен прокурорга да бирәбез”.


7
декабрь, 2012 ел
җомга
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында 2012 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сорауларына багышланган эшче төркем утырышы булды. Утырышны төзелеш комплексы үсеше идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә,бүгенге көндә, хезмәтне саклау өлкәседә уңай үзгәрешләр бар. Республика төзелеш объектларында хезмәтне саклау буенча таләпләр, кагыйдәләр һәм нормалар үтәүне контрольда тоту максатыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы тарафыннан профилактика һәм аңлату чаралары үткәрелә.

Агымдагы елда эшләнгән эшләр турындагы доклад белән Төзелеш Министрлыгының торак программаларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы О.С. Муханова чыгыш ясады. Төзелеш тармагын куркынычсызлык белән тәэмин итү буенча эшләр дәвам ителәчәк. Докладта киләсе ел өчен чаралар планы да яңгырады.
“Алубуга” АИЗ ППТда, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев үткәргән киңәшмәдә, аерым икътисади зона инфраструктурасы объектларының төзелеше сораулары турында подрядлы оешмалар белән  сөйләштеләр.

 Генераль подрядчылар “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан, 2012 елда төзелгән контрактлар буенча эшләр тәмамланып килә, объектларны заказ бирүчегә тапшырырга әзерләнәләр. Бүгенгесе көндә, агымдагы ел башыннан, 336,288 млн. сум үзләштерелгән, шул исәптән, “Камгэсэнергострой” ААҖ – 256,464 млн.сум, “Трест Камдорстрой” ЯАҖ - 79,824 млн. сум. Төзү-монтаж эшләре буенча план, ноябрь аенда, 30% ка арттырып үтәлгән. “Камгэсэнергострой” ААҖдә РП-13 җиһазын монтажлау тәмамланган, ТР ИГСНны тикшерү һәм көчәнешне бирү өчен әзерлек эшләре бара. “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан М-7 автоюлы аша электр тапшыруның һава юлы линиясен үзгәртеп кору буенча эшләр башкара. Эшне тәмамлау срогы – 2012 елның 20 декабре.

6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның декабрендә Казанда “Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга  ярдәм итүче Фондның 2007-2012 еллардагы эшчәнлеге һәм  2013-2015 елларга эшләү перспективасының нәтиҗәләре турында” дигән темага киңәйтелгән киңәшмә булачак.

Әлеге чара дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган.

Иртәгә “Энергетика. Ресурс саклау” дип аталган 14 нче Халыкара махсуслашкан күргәзмә һәм “Энергоресурсоэффетивлык һәм энергияне саклау” дип аталган 13 нче Халыкара симпозиум эше кысаларында “Бюджет өлкәсендә һәм ТКта энергоэффективлык һәм энергияне саклау” дигән темага “түгәрәк өстәл” була, әлеге чара модераторларының берсе булып, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов чыгыш ясаячак.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында фәнни-техник советның “Төзелеш комплексы һәм төзелеш материаллары сәнәгатенең үсеше” дигән темага утырышы булды. Утырышны төзелеш комплексы үсеше идарәсенең башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Чарада тармак предприятиеләреннән вәкилләр катнашты.


5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖдә “Энергетика. Ресурс саклау” дип аталган 14 нче Халыкара махсуслашкан күргәзмәнең һәм “Энергоресурсоэффетивлык һәм энергияне саклау” дип аталган 13 нче Халыкара симпозиумның ачылу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэре Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Кәримов, ООН Европа икътисади комиссиянең тотрыклы энергетика буенча Комитеты рәисе Сигурд Хейберг катнашты. Күргәзмә һәм симпозиумны ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы энергияне саклый торган технологияләр Үзәге оештырды. Халыкара күргәзмә – энергетика өлкәсе, чиктәш тармаклар, тармак һәм югары уку йорты фәннәре вәкилләренең очрашу урыны. Күргәзмәдә Россиянең күп кенә регионнарыннан һәм чит илләрдән белгечләр катнаша. Күргәзмә экспозициясе тармакның мөһим юнәлешләрен үз эченә ала, алдынгы казанышларны һәм фәнни эшләрне, эффектив техник карарларны, 160тан артык әйдәп баручы Россия һәм чит ил компанияләренең перспектив проектларын күрсәтә. Монда төрле продукциянең киң спектры тәкъдим ителгән: энергетик, электротехник һәм климатик җиһазлар, үлчәү энергоресурсларны хисаплау системасы приборлары, электр һәм җылылык энергиясен тапшыру чаралары, автоматлаштыру һәм идарә өчен микроэлектрон техника, программ тәэмин итү һәм башкалар.


4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Стадиондагы төзү эшләренә республика районнары төзүчеләрен чакырырга карар чыгардылар.

2013 елгы Универсиаданың иң мөһим спорт объекты  – 45 мең тамашачы утыра алырлык футбол стадионында төзү эшләре тәмамланып килә.

Бизәкләү эшләрен эшләү, төзекләндерү, заманча юл катламы җәю өчен бик күп төзүчеләр кирәк. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы, “Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге” СРО РНП алдына конкрет бурыч куйды – бюджет программаларын тормышка ашырганда үзләрен ышанычлы партнер буларак тәкъдим иткән подрядчыларны җәлеп итү. Моның өчен, нигездә, республиканың барлык мунципаль районнары белән ярдәмләшүне тәэмин итәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International