ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2011 ел
җомга
Узган 11 ай йомгаклары буенча, Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 84 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 7 мең 600 кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. 27 муниципаль район еллык планны тулы күләмдә башкарып чыккан. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә әлеге районнар адресына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
“Ел азагына кадәр калган кыска вакыт эчендә планны үтәү өчен 382,4 мең кв. метр мәйданда торакны файдалануга тапшырырга кирәк”, - ди ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Шуның 120,2 мең кв. метры социаль ипотека программасы, 171 мең кв. метрдан артыграгы күпфатирлы инвестицияле торак төзелеше өлешенә, 90,7 мең кв. метры азкатлы торак төзелешенә туры килә.

30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы башлыгы «Yapi Merkezi Construction and Industry Inc.» исемле төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты. Татарстанда төзелеш өлкәсендә уңышлар белән төрекләрне министр урынбасары Алмаз Ахметшин таныштырп китте. Үзләренең Татарстанга килу максатын алар республикада тимер юл төзелеше өлкәсендә эшләүче ведомстволар һәм предприятиеләр белән очрашу теләге белән аңлаттылар.


29
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программасында зур урын йөздән артык укучысы булган база мәктәпләрен ремонтлау мәсьәләсенә бирелә. Шулай ук Казан мәктәпләре күп өлешне алып тора.

Әлеге темага ТР Министрлар Кабинетында бүген брифинг булып узды. Брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин катнаштылар.

Комплекслы программа авыл мәктәпләрен дә, шәһәр мәктәпләрен дә тигез карый. Алар арасында база, аз комплектлы, коррекцион мәктәпләр, Казан кебек шәһәрләрдәге база булмаган, әмма зур мәктәпләр исәбендәге уку йортлары да бар.


28
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүген Мәскәүдә. Монда территория планын системалаштыру соравы буенча Минрегионга караган Иҗтимагый киңәш утырышы булып узды. Утырышны РФ региональ үсеше министры Виктор Басаргин алып барды.

Бу очрашуның максаты Россиядә территория планын системалаштыру, документлар сыйфатын бәяләү буенча актуаль сораулар.   

Мәскәү стратегиясе үрнәгендә мегаполис территориясендә шәһәр төзелеше концепциясе үсеше соравы каралды.


25
ноябрь, 2011 ел
җомга
Татарстанда быелгы төп капиталь ремонт программасына кертелгән 999 күпфатирлы йортның барысында да эшләр тәмамланган. Финансларны экономияләү нәтиҗәсендә, быелгы программага өстәлгән 25 йортның 14 ендә шулай ук төзекләндерү эшләре тәмамланган һәм актлары Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. Калган 11 йортның берсендә түбәне төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша, тагын 10 йортта хисап приборларын урнаштыру бара. Әлегә капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрнең гомуми күләме 4 млрд 323 млн сум, ягъни еллык лимитның 99,99 процентын тәшкил итә.

24
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
 

Хөкүмәт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды бөтенроссия селектор киңәшмәсе уздырды. Киңәшмә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендә булган йортлардан күчерү программаларын төгәлләү турында булды.

Әлеге программаларда катнашучы барлык Россия субъектлары да киңәшмә эшендә катнаштылар. Алардан тыш Минрегион, РФ Генераль прокуратурасы, РФ Исәпләү палатасы һәм НП “Үсеш ТКХ” вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.


23
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген Казанның “Азино” бистәсендә яшәүче бик күп әти-әниләр һәм сабыйлар өчен зур бәйрәм. Бистәдә, “Бәләкәч” республика программасы кысаларында кулланылышка тапшырылырга тиешле берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

Өч катлы биналар һәркайсы 2370 кв. метр мәйданга ия. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары 120 шәр бала сыйдырышлы.

22
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Бүген үзәгендә 4 парковка: “Кремль” метро станциясе янында яңа җир асты паркингы һәм 1,6 мең урынга исәпләнгән 3 вакытлы парковка ачылды.
Регламент нигезендә, торак фонды бер фатирга 1-1,5 машина кую урынын исәпкә алып төзелә. Социаль ипотека буенча торак әлегә җир асты паркингыннан башка торгызыла.
“Кремль” метро станциясе янындагы паркингны төзү метро станциясен сафка бастыру эшләре белән бергә башлана. Әмма аны төзү эшләрен төгәлләү һәм файдалануга тапшыру шәхси инвесторны җәлеп итү нәтиҗәсендә әле быел гына мөмкин булды. Моның өчен объектка коммуникацияләр үткәрелде, бизәкләү эшләре башкарылды, тиешле җиһазлар сатып алынды. “Тукай мәйданы” метро станциясе янында 34 урынлы зур булмаган парковканы төзү эшләре дә әлеге схема буенча алып барыла. Аны киләсе елда ачу күздә тотыла.

18
ноябрь, 2011 ел
җомга

Аның 22 проценты – социаль ипотекага, 42 проценты – инвестицияле тораккка, 36 проценты азкатлы йортлар төзелешенә туры килә.


17
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген төзелеш министрлыгында “СЕН-ГОБЕН ИЗОВЕР” компаниясе “Төзелештә, сәнәгатьтә һәм торак-коммуналь хуҗалыганда җылылык саклануын проектлаштыру” темасына мастер-класс үткәрде. Әлеге компания җылы саклаучы материаллар җитештерү белән шөгыльләнә.

Семинарда проектлар институты белгечләре һәм архитектура һөнәрчеләре, төзелеш һәм ялгау оешма вәкилләре, энергетикада, сәнәгатьтә, төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыганда (җылылык челтәрләре, йортларда инженер коммуникациләре) җылы саклау буенча белгечләр катнашты.

Әлеге тема катнашучылар өчен беренчен чиратта “Энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турында” Федераль закон кушучы нормаларны үтәргә кирәк булу йөзеннән кызыклы. Бу законга карасаң, ул төзелеш алып барганда җылы һәм энергия саклау кирәклеге турында сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International