Бүген ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы белән очрашуга Италиядән делегация килде. Алар арасында зур компанияләр һәм ведомстволар вәкилләре килде.
Италия кунакларын министр урынбасары Алмаз Ахметшин сәламләде. Ул Татарстан шәһәрләре икътисады, “ТАНЕКО” кебек зур проектлар турында сөйләде. Моннан тыш ул министрлык эшлеклеге белән, төзелеш һәм торак программалары белән таныштырды. Киләчәктә тапшырылачак торак күләме, Татарстанда “Сәламәтлек объектларын яңарту”, “Бәләкәч” программалары ничек чынга ашырылу турында да әйтеп узды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында икенче тапкыр “түгәрәк өстәл” форматында төзелеш өлкәсендә инновацион ачылышлар турында сөйләштеләр. Очрашуны министр урынбасары Алмаз Ахметшин алып барды. Министрлык һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәнни-тикшеренү эшләренә ярдәм күрсәтү буенча уртак планы чынга ашырыла. Шул план кысаларында бүген казан уку йортының галимнәре әзер проектлар белән таныштырып киттеләр. Югары чыдамлы ком бетоны турында үзенең чыгышында КДАТУ төзелеш материаллары, җиһазлары һәм конструкцияләре кафедрасы доценты Николай Морозов сөйләде. Башка мөһим проект белән шул ук кафедра ассистенты Игорь Боровских таныштырды, ул Татарстанда югары чыдамлы базальтофибробетоннан юл төзелеше өчен җиһазлар һәм конструкцияләр җитештерүне оештыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы массакүләм магълумат чаралары арасында бәйге уздырылуы турында хәбәр итә. Бәйге Татарстан Республикасы территориясендә №185-ФЗ 21.07.2007 федераль законы тормышка ашырылуга, торак төзелеш программаларын һәм социаль объектлар төзелешен яктыртуга багышланган.
Бәйгенең барлык шартларын үтәргә кирәклегенә игътибар итегез. Бар таләпләр белән сез монда таныша аласыз. Уңышлар телибез!
Ирек Файзуллин үзенең чыгышында бу мәсәлә Татарстанда ни һәлдә икәнлеген билгеләп үтте. Төрле әзерлек стадиясендә 34 проблемалы йорт калды, аларның гомуми мәйданы 325,3 мең кв.метр, бу 5 мең 17 квартир. 2011 елда тапшырылырга тиешле йортларның төзелеше график буенча алып барыла, төзүче компанияләр тарафыннан финанслаштыру тиешле күләмдә тәэмин ителә. Чыгышның азагында министр Ирек Файзуллин региональ үсеш министрлыгының җитәкчелеген алданган өлешчеләр проблемасы Татарстанда тулысынча 2012 ел ахырына хәтле юкка чыгарылачак дип ышандырды.
Россиянең региональ үсеш министрлыгы 2010 елда үткән “Төзекләндерү буенча Россиянең иң алдынгы шәһәре (авылы)” конкурсының нәтиҗәсен билгеләде.
Конкурс комиссиясенә Татарстаннан 7 конкурс язмасы тапшырылган: 2-нче категория буенча (кеше саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр) – Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама; 3-нче категория буенча (кеше саны 100 меңгә кадәр җитмәгән шәһәләр) – Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә шәһәрләре.2013 ел Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча комитет башлыгы Руслан Шакиров шул хакта аңлатма бирде
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Алабуга шәһәренә эш сәфәрен “Alabuga-City Hotel” күп функцияле кунакханә комплексын ачудан башлап җибәрде. Мәгълүм булганча, дүрт йолдызлы бу кунакханә меңъелллык каланың тарихи урынында урнашкан. Бер яктагы бүлмәләрдә - Чулман буе, икенче якта – халык телендә Җеннәр шәһәрчеге дип йөртелә торган һәйкәл күренә.
Ун катлы бина барлыгы 105 номеры булган (28е апартаментлар) ике ял итү корпусыннан – кунакханә һәм апартаментлардан тора. Аларны уртак ресторан, лобби-бар һәм конференцияләр залы берләштерә.
Фаразларыбыз тормышка ашты. Татарстан башкаласы Казан шәһәре 2013 елда Бөтендөнья студентларының җәйге Универсиадасын кабул итү хокукын яулады. Безнекеләр Испаниянең Виго һәм Коренең Гван Джу шәһәрләрен артта калдырып, 27 мөмкинлектән 20 тавыш җыя алды һәм зур өстенлек белән җиңү яулады. Халыкара студентлар спорты оешмасының (FISU) штаб-квартирасы урнашкан Брюссель шәһәренә Россия делегациясе составында йөздән артык кеше киткән иде. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Александр Жуков, РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Яковенко, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, РФ физик культура һәм спорт буенча федераль агентлык башлыгы Вячеслав Фетисов, Россиянең студентлар спорты оешмасы җитәкчесе Олег Матицын, танылган спортчылар Шамил Тарпищев, Ирина Роднина, Алинә Кабаева, Мария Киселева, Ильгар Мамедов һәм башкалар катнашында Казанны тәкъдир итү чарасы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Һәм менә хәлиткеч мизгел. FISU җитәкчесе Джордж Киллиан Универсиаданы кабул итәчәк шәһәрнең исеме язылган конвертны ача һәм... Казан шәһәрен атый. Безнең делегация озак вакыт алкышларга күмелә, ә сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов менә.
Татарстан җитәкчелеге Россия Премьер-министры Владимир Путин белән очрашуда республиканың Менделеевск шәһәрендә минераль ашламалар заводы төзү турында да сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдерде. Билгеле булганча, 27 майда Владимир Путин “Алабуга” махсус икътисади зонасына килеп, Россиядә авыр һәм җиңел автомобильләр җитештерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылган иде. “Киңәшмәнең төп темасы - илдә машина төзелеше тармагын үстерү булса да, без Татарстанга кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында да фикер алыштык”, - диде Минтимер Шәймиев бүген республиканың Мөслим муниципаль районына эш сәфәре барышында журналистларның соравына җавап биреп.