ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2008 ел
дүшәмбе
2008 елның дүрт аенда 720 мең квадрат метр торак кулланышка кертелгән, әмма бу узган ел резерв мәйданнар ярдәмендә ирешелгән квадрат метрлар, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов торакны кулланышка тапшыру мәсьәләсенә багышланган видеокиңәшмәдә.
Яңа төзелеш сезоны башланды, торакның төп күләмен 2-3 кварталларда төзеп бетереп, 4 кварталга вак-төяк эшләрне төгәлләүгә калдырырга гына була, диде Хөкүмәт башлыгы.
«Төзелешне алып баруда финанс кыенлыклар юк, бары тик эшне оештыра белергә генә кирәк», - дип ассызыклады ул. 
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин үз чыгышында әйтеп узганча, гомумән Татарстан буенча еллык биремнең 33 проценты үтәлгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 1,3 тапкырга артыграк. Шул ук вакытта торак төзелеше программасында елдан ел активрак төзелеш алып бару таләп ителә. Шуңа күрә 2009 елга резерв булдыру турында хәзер үк уйланырга кирәк, диде М.Хөснуллин.

31
март, 2008 ел
дүшәмбе
3 апрельдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында торак-коммуналь өлкәдә эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган конференция узачак. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Германиянең KfW банклар төркеме, «Спурт» АКБ белән берлектә оештыра.
Конференциянең максаты – торак һәм коммуналь хезмәтләр белән идарә итүдә кече бизнесның йогынтысын арттыру хакындагы әңгәмәгә федераль органнарны, кече бизнес оешмаларын, Россия һәм Германия экспертларын, торак-коммуналь предприятиеләрне тарту.

26
февраль, 2008 ел
сишәмбе
Кичә Болгар шәһәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгын үстерү перспективалары турында киңәшмә булды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Премьер-министрын эш с
әфәрендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

22
февраль, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның эш көне Арча районында башланды. Ул монда муниципаль район Советы утырышында катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин Совет утырышы башланганчыга кадәр “Арча хәбәрләре” газетасында, шулай ук төзекләндерелгән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен, балаларның белем бирү-спорт мәктәбен карады, яшь гаиләләргә фатир ачкычлары тапшыру тантанасында да катнашты. Алты яшь гаиләгә фатирлар Интернациональная урамындагы социаль ипотека буенча төзелгән 14нче йорттан бирелде. Бу йорттан 17 гыйнвар көнне социаль ипотека программасы буенча 22 гаиләгә фатир бирелгән булган.

18
февраль, 2008 ел
дүшәмбе
Бүгенге көн башкаланың Авиатөзелеш районы халкы һәм бигрәк тә монда яшәүче балалар өчен истәлекле һәм үзенчәлекле булып калыр, мөгаен. Чөнки биредә бүген райондагы бердәнбер 11нче балалар музыка мәктәбе ачылды. Әлеге куанычлы тантанада Казан мэры Илсур Метшин, Авиатөзелеш районы хакимияте башлыгы Сергей Батин, Казанның мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалиева катнашты.

14
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Министерство строительства, архитектуры и жилищно-коммунального хозяйства Республики Татарстан победило в конкурсе «Лучший Интернет-сайт в составе Портала Правительства Республики Татарстан». Министерство стало обладателем кубка победителя и почетной грамоты.
Итоги функционирования сайтов министерств Республики Татарстан определила рабочая группа по координации внедрения комплексного проекта «Электронное Правительство Республики Татарстан».
Второе и третье места достались Министерству образования и науки РТ и Министерству юстиции РТ соответственно. Поздравляем своих коллег!
Спасибо сотрудникам, принявшим участие в реализации комплексного проекта «Электронное Правительство Республики Татарстан». Вы весь год совершенствовали сайт с интересом и усердием, учились и овладевали азами администрирования Портала, делали его пригодным для пользования населением. Благодаря вашим стараниям сайт Минстроя стал содержательным, удобным, ярким – достойным звания Победителя!

13
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
2008 ел Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалыкта вәзгыятьне яхшырту өчен иң яхшы ел булачак. Җирле муниципаль хакимият әнә шундый карар кабул итте.
Зур к
үләмдә акчалар торак секторында коммуникацияләрне яңартуга, подъездларын ремонтлауга юнәлтеләчәк. Бу проблемаларны хәл итүдә шәһәргә Россия бюджеты ярдәм итәчәк – федераль казна 391 миллион сум бүлеп бирергә әзер.

8
февраль, 2008 ел
җомга
“Узган ел Татарстан Республикасы өчен иң уңышлы һәм нәтиҗәле елларның берсе булды. Тормышның сыйфаты арту башкарган эшебезнең аеруча мөһим интеграль күрсәткече, төп индикаторы булып тора, һәм монда кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең дәҗитди өлеше бар”, - дип белдерде бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә.

Әгерҗе быел 70 еллыгын каршылый. Муниципаль шәһәр һәм район башлыгы Фәрит Габбасов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне юбилейны бәйрәм итәргә август аенда чакырды. Ул вакытта шәһәрдә төрле социаль-мәдәни объектлар ачу планлаштырыла.


Минтимер Шәймиев 7 февральдә Әгерҗе муниципаль шәһәр һәм район Советлары берләштерелгән утырышында катнашты. Анда районның узган 2007 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлары билгеләнде.


6
февраль, 2008 ел
чәршәмбе

6 февраль көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2007 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Коллегия утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты, президиумда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин утырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International