ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2007 ел
сишәмбе

19
февраль, 2007 ел
дүшәмбе
"Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 22 мең тонна кар чыгарылган. Бу - шәһәрнең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен - югары күрсәткеч", - дип белдерде бүген Казан Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
 "Автоградбанк" ябык акционерлык җәмгыяте узган ел 1,42 млрд. сумлык 2,6 мең иптека кредитлары биргән. Банкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, банкның "Ипотека һәркем өчен" программасы ярдәмендә 4,5 мең гаилә торак шартларын яхшырта алган.

16
февраль, 2007 ел
җомга
Бүген - 16 нчы февральдә Казан Ратушасында "Казгражданпроект" институты" ачык акционерлык җәмгыяте оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара булып узды.
Казанның юл хезмәтләре урамнарны яуган кардан чистарту һәм аны шәһәр читенә чыгару, бозлавыкка каршы ком-тоз катнашмасын сибү эшен дәвам итә. Узган тәүлек эчендә Казан юлларына 2500 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән һәм 22 мең тонна кар чыгарылган.

15
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан энергетиклары бу көннәрдә саратов шәһәренең "Контакт" фәнни-җитештерү оешмасында булып кайтты. Делегация составында станцияләрнең электр цехы җитәкчеләре, "Тудыручы компания" (Генерирующая компания") ачык акционерлык җәмгыятенең алдынгы белгечләре һәм "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте нефть-газ чыгару идарәләренең баш энергетиклары барды, дип хәбәр итә "Татэнерго" ачык акционрелык җәмгыятенең матбугат хезмәте.

15 февраль көнне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында ААҖ "Татсельжилкомхоз"ның йомгаклау утырышы будып узды.


14
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
Бу көннәрдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов АКШның NBBJ архитектура бюросының планлаштыру бүлеге директоры Ким Уэйн белән очрашты. Очрашу кысаларында NBBJның Казансу елгасының уңъяк ярында объектлар төзүне проектлаштыруда катнашуы мәсьәләсе күтәрелде.

13
февраль, 2007 ел
сишәмбе
Чаллы - яшьләр шәһәре икәнлеген республикада һәркем дә белә диярлек. Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы коллегиясендә Чаллы мэры Илдар Халиков шәһәрдә яшьләр өчен булдырылган шартлар, яшьләр казанышлары белән таныштырды.
2006 елда Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе тарафыннан төрле объектларны төзүгә, төзекләндерүгә һәм капиталь төзәтү эшләренә 604 рөхсәт кәгазе бирелгән. Бу турыда Казан шәһәр Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Даими комиссиясе утырышында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International