«Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» күп фатирлы йортларда идарә итүнең иң яхшы практикаларының II Бөтенроссия конкурсына старт бирелде.
Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә объектта төзелеш-монтаж эшләре 70 процентка диярлек башкарылган.
Самосыров полигонын рекультивацияләү «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» Федераль программасы буенча үткәрелә.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Иннополиста Россия экспертизалары ассоциациясе тарафыннан оештырылган Идел буе федераль округының башкарма хакимият органнары вәкилләре белән киңәйтелгән округ киңәшмәсендә катнашты.
Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре 52 процентка башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Главгосэкспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы башлыгы Сергей Никулин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
2023 елның 25 һәм 26 июлендә Россия экспертизалары Ассоциациясе Татарстан Республикасында чаралар үткәрәчәк. Фикер алышу өчен мәйданчыклар итеп Иннополис шәһәре һәм Казан шәһәре сайланды.
Татарстанның тугыз шәһәренең икесе кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча VIII Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Чарага нәтиҗәләр Владивостокта «Кече шәһәрләрне һәм тарихи торак пунктларны үстерү» форумында ясалды.
Социаль-мәдәни объектлар төзү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
2023 елның 22 июленә республикада 2 млн.479 мең кв. метр, яки еллык планның 80% кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.