ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Төзелеш министрлыгы коллегиясенең һәм Россия Федерациясенең региональ үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумының уртак утырышында доклад белән чыгыш ясады. Коллегия эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын һәм «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать урыннары һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү турында «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Быел Татарстан муниципалитетлары территориясендә үсеп килүче буынга актив ял итү өчен 13 яңа экстрим-киңлек булдырылачак.


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә республикада федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Республикада торак төзелеше буенча еллык план 43 процентка үтәлгән - 1 млн. 331 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


15
апрель, 2023 ел
шимбә

Татарстанда 2024 елда төзекләндерү объектларын сайлау буенча тавыш бирү башланды.


14
апрель, 2023 ел
җомга

Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 100 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Хәзерге вакытта төзелеш объектының әзерлеге 85,76% тәшкил итә: керү төркемнәре урнаштырылган, инженерлык челтәрләрен төзү буенча эшләр тәмамлана. Эчке бизәү эшләре һәм территорияне төзекләндерү дәвам итә.


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

23-25 май көннәрендә Мәскәүдә “Шәһәр төзелеше эшчәнлеге-2023” 6 нчы Бөтенроссия гамәли семинары узачак.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Казан шәһәрендә “КФЙ идарәсе практикасы” төбәкара конференциясендә катнашты.

«ТР Киңлек планлаштыру институты» ДБУ Мәскәү Генплан Институты белән берлектә Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүгә кереште. Аңа Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш муниципаль районнары һәм башкалар керәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International