Татарстан Росреестры мәгълүматлары караганда, 2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада 15 меңнән артык индивидуаль торак йорт төзелде һәм кадастр исәбенә куелды. Төзелгән торакның гомуми мәйданы 2 млн 217 мең кв. метр тәшкил итә. Авыл җирлегендә 9,2 мең йорт, бакчачылык өчен билгеләнгән җир участокларында - 1,6 мең йорт төзелгән.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Арча районы Түбән Мәтәскә авылында төзелә торган мәктәп территориясендә күчмә киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда ТР Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, проект һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.
Бүген Казанда социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Ак чык (Белые Росы) урамы буенча урнашкан 15 йорттагы фатир ачкычларын 96 медицина хезмәткәре алган. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
2023 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт кысаларында Татарстан Республикасында 109 торак йортта 272 лифт алмаштырылачак.
Яр Чаллының 63 нче микрорайонында 63-02 нче номерлы 170 фатирлы торак йортка яшәргә күчтеләр. Социаль ипотекалы яңа бина Виктор Поляков урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан.
Бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстанда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында социаль әһәмияткә ия муниципаль хезмәтләр буенча 6 555 гариза эшкәртелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Казанда 16нчы шәһәр хастаханәсенең икенче корпусында капиталь ремонт тәмамланды. Яңартылган медицина оешмасын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин карады.
2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин инвестицион-төзелеш процессында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен мәҗбүри куллануны билгеләде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә реставрациядә булган мәдәни мирас объектларында булды. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары булган өч объектны реконструкцияләү һәм реставрацияләү нәтиҗәләре белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин да танышты.