Татарстан Республикасы Питрәч районының Көек авылында 260 урынлык балалар мәгариф оешмасы төзелеше тәмамланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы объектларда булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев озата йөрде.
Яр Чаллыда «11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ бинасына капиталь ремонт ясалган. 1978 елда төзелгән спорт объекты, анда 450дән артык бала шөгыльләнә.
Республикада газ куллану челтәрләрен ремонтлау программасы буенча 40 объектта эшләр тәмамланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ өлкәсендәге төбәк иҗтимагый советлары Ассамблеясе утырышында катнашты.
Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү «Экология» илкүләм проекты буенча 96% ка башкарылган, ләм кырларын рекультивацияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре – 73% ка. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру 99% ка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Республикада торакны файдалануга тапшыру планы 92% ка үтәлгән, бу 2 млн 909 мең квадрат метр тәшкил итә, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Казанда ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверын төзекләндерү тәмамлануга якынлаша. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы ярдәмендә башкарыла.
Үз электрон җайланмаларына Госуслуги.Дом мобиль кушымтасын урнаштырган кулланучылар саны Татарстан Республикасында 145 меңнән артып китте инде.