Татарстанның Лаеш муниципаль районы Габишево авылында күп функцияле үзәк төзелеше тәмамлана. Яңа учреждениенең оператив әзерлеге 99% тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең табигый ресурслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Дарий Тюрин белән очрашу булды. Чараны министр урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов үткәрде, ул кунакка республиканың төзелеш секторын тәкъдим итте.
Кичә Санкт-Петербургта Урта һөнәри белем бирү системасында иң зур вакыйга-һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы ачылды. Конкурста кимендә 800 кеше катнашты – урта һөнәри белем бирү студентлары, 14 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары, предприятиеләрнең яшь белгечләре һәм башка илләрдән катнашучылар.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында массакүләм мәгълүмат чараларының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга еллык конкурсына йомгак ясалды.
«Безнең хезмәт – сезнең уңайлык» исемле Казан мәктәп укучылары өчен ТКХ нигезләре буенча интерактив үсеш квесты Татарстанда декабрьдә старт ала.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең тәмамлануы һәм киләсе елга планнар турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше программалары турында сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 97% ка үтәлгән – 3 млн 65 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казанга эш сәфәре кысаларында футболны үстерү үзәгенең төзелеш мәйданчыгында булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә вице-премьер объект төзелеше барышын бәяләде.
Казан метрополитенының икенче маршруты шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. Беренче участок 5,37 км озынлыкта һәм дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Ю. Фучик урамы буенча), «Академия» (Фучик белән Завойский урамнары киселешендә), «Зилант» (Фучик белән Ломжа урамнары киселешендә) һәм «Тулпар» (Җиңү проспекты белән Сахаров урамы чатында). Хәзерге вакытта эшләрнең гомуми үтәлеш проценты – 29.