ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген яңа Иннополис IT-шәһәрнең төзелеш мәйданында, бүлеп бирә торган газүткәргечләрнең беренче этабын файдалануга тапшыру булды. Булачак шәһәрдә газ белән тәэмин итүнең барлыкка килү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникация министры Николай Никифоров, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рафкат Кантюков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында торак-коммуналь комплекс хезмәтләре өчен түләүләр җыю сораулары буенча түгәрәк өстәл булды.

Мамадыш муниципаль районының өч мәктәбендә капиталь ремонт эшләре 95% ка үтәлгән. 1 сентябрьгә кадәр бер атнадан аз гына артык вакыт калды. 3 гомуми белем бирү мәктәбе укучыларны капиталь ремонттан соң кабул итәчәк.
ТР Әлки муниципаль районында дүрт спорт мәйданы төзелә. Ике мәйдан (волейбол, баскетбол һәм башка уеннар өчен) Базарлы Матакта, Мәдәният Йорты каршында һәм Түбән Әлки авылында төзеләчәк.

20
август, 2013 ел
сишәмбе

ТР Кайбыч муниципаль районы Багаево авылында, беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау программасы буенча, фельдшер-акушерлык пунктын ремонтладылар. Агымдагы елда,  Кайбыч районының Арасланово, Багаево, Салтыганово, Корноухово, Кече Каенлык, Янсурино, Федоровское, Морза Берлибашы һәм Баймурзино авылларына, республика бюджетыннан 100 әр мең сум бүленеп бирелде. Ун медпункт узган елны ук ремонтланган.

6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбен ремонтау өчен,  бу елны, республика бюджетыннан 17 млн. сум бүленеп бирелгән. 1 сентябрьдә әлеге мәктәп үз укучыларын кабул итәчәк. АМР башкарма комитеты җитәкчесе   М. Гирфанов үзе моның шулай булачагына ышанды.

19
август, 2013 ел
дүшәмбе

21 август көнне, ТР Югары Ослан муниципаль районы Ключищи авылында, хезмәтне саклау турындагы өйрәтә торган семинар белән бергә, төзелеш материаллары җитештерә торган предприятиеләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булачак.

15 август торышына булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында, 2013 ел өчен булган күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының 94%ы үтәлгән, эшләнгән эшләрнең суммасы 4 млрд. 452 млн. сумны тәшкил итә. Әлеге хәбәрне бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


16
август, 2013 ел
җомга

Бу атнаны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов, эшлекле сәфәр белән, ТР Әгерҗе муниципаль районында булды. Ул монда район башлыгы В. Макаров, башкарма комитет җитәкчесе А.Авдеев, “Теплосбыт” ҖЧҖкә нигез салучы Н. Тимофеев һәм аның директоры И. Валиев, “Тепловые сети” ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручы Э. Ниязов, “Агрызские тепловые сети” ҖЧҖ директоры Д. Шарисламов белән очрашты һәм шәһәрнең ягулык чорына әзерлек сорауларын өйрәнде.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л., “Алабуга” ППТ МИЗда, подрядчы оешмалар белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә “Алабуга” махсус икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сораулары тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International