Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Түбән Новгородка барды. Делегация составында аны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Евро Акцент Саба” ҖЧҖенең су чистарту җиһазларын җитештерүче “Bioworks” Алман компаниясе белән берлектә эшләп чыгарган технологияләрне кулланып, Әлмәт шәһәрендәге ОСКны реконструкцияләүнең инвестицион проектын тикшерү соравы буенча киңәшмә булды.
2013 ел башыннан алып, Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш надзоры Инспекциясе тарафыннан, төзелештә катнашучыларга карата, хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 165 карар чыгарылган, шул исәптән 71 карар – инвестицион һәм индивидуаль торак төзелеше объектлары буенча, 17 карар – социаль ипотека программасы объектлары буенча, 2 карар – Универсиада объектлары буенча. Бу турыда бүген, ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелгән республика киңәшмәсе барышында Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Иннополис” территориаль-аерымлашкан инновацион үзәктәге I җибәрү комплексының торак объектларын проектлаштыру соравы буенча киңәшмә булды.
Кичә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Алан авылындагы һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мартыш авылындагы гражданнарны Түбән Кама сәнәгать үзәгенең санитар-яклу зонасыннан күчерү сорауларын тәртипкә салу буенча Ведомствоара комиссиянең утырышы булды.
Бүген Казанда Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиллеге карамагындагы Эшче төркемнең, гражданнар – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау буенча утырыш булды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында, хезмәтне саклау буенча Республика ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чарада сүз 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда җитештерү травматизмының дәрәҗәсе һәм әлеге санны киметү турында булды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм AJM Planning&Urban Design Group, Straits Consulting Engineers, AmanahCapitalGroupLimited (ACGL) составындагы Малайзия консорциумы вәкилләре, “СМАРТ Сити Казань” проектының мастер-план концепциясен һәм проектны киләчәктә тормышка ашыру сорауларын тикшерделәр.