ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013 елда үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларын капиталь ремонтлау соравы буенча киңәшмә булды.

Май аенда Казанның игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда Универсиаданың “Мәдәни паркы”н оештыру буенча эшләр старт ала. Әлеге мәгълүматны “Казан 2013” Башкарма дирекция” АНО генераль директорының урынбасары Игорь Сивов , Уеннар үткәрүгә әзерләнә торган шәһәр штабының утырышында әйтте.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгында тармак семинар-киңәшмәләре үткәрү сораулары буенча киңәшмә булды.


9
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Песчаные Ковали авылында “Дружба” спорт-ял комплексы ачты. Ул, шулай ук, район предприятиеләрендә һәм врач амбулаториясендә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасы Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә уен мәйданы һәм бассейны булган спорт комплексы төзү соравы буенча киңәшмә булды.


8
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казан шәһәрендә  җәмәгать зиратларын оештыру сорауы буенча киңәшмә булды


6
апрель, 2013 ел
шимбә

Казандагы 2013 елгы Универсиадага  төзелеп килүче  футбол стадионындагы төзелеш эшләрендә актив эшләүче муниципаль оешмалар арасына оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре 15-20 майга билгеле булачак. 1июнь көнне җиңүчеләр  алдан  билгеләнгән спорт мәйданнарына ия булачак. Әлеге мәгълүматны бүген,  видеоконференция режимында,  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Татарстанда 761,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның  31,8 проценты). Әлеге мәгълүматны, бүген ТР Хөкүмәт Йортында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында  үткәрелгән республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


5
апрель, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда студентлар спорты Халыкара федерациясе FISU  президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Әлеге очрашу, бу көннәрдә Казанда үткәрелгән 2013 елгы Универсиадада катнашучы-илләрнең делегация җитәкчеләре очрашуы кысаларында үткәрелде.  Әлеге чарада, шулай ук, Россиянең спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия спорт студентлары союзы җитәкчесе Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.

5 апрель көнне, Халыкара мәгълүмат үзәгенең концертлар залында Универсиада Авылның мэры Фәрит Абдулганиевка символик ачкычны тантаналы рәвештә тапшыру булды. Чарада студентлар спортның Халыкара Федерациясе (FISU) Президенты Клод Луи Гальен, студентлар спортның Халыкара Федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты, Россия студентларының спорт союзы башлыгы Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Казан-2013” Башкарма дирекция генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров, шулай ук чит иллләрдән килгән спорт делегациясе башлыклары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International