Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Үзеннән-үзе көйләнә торган шартларда инвестицион-төзелеш комплексының үсеш стратегиясе” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булды.
Халыкара конференциядә 150дән артык кеше катнашты, алар арасында Россия, Чехия һәм Словакиядән дә вәкилләр бар иде. Конференция эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы вәкилләре, проектлы һәм үзеннән-үзе көйләнә торган оешма белгечләр, НПО, СПО учреждениеләренең җитәкчеләре катнашты.
2012 елда Татарстанда төзелеш эшләренең күләме, 2011 ел белән чагыштырганда 13,3 процентка – 264 миллиард сумга кадәр арткан. Төзелешнең мондый күләме бик күп квалификацион кадрлар таләп итә. Эшче белгеч кадрлары, аеруча югары квалификацияле профессиональ хезмәткәрләр җитмәү проблемасын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.Гимаев билгеләп үтте. Ул республиканың торак-коммуналь комплексы өчен белгечләр әзерләүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечитель советы рәисе Минтимер Шәймиев төзүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Үзенең кереш сүзендә М.Шәймиев, бүләкләү, август аенда билгеләнеп үтелә торган Төзүчеләр көнендә булырга тиеш булуын, ләкин төзүчеләр үзләре, эш күп булу,Универсиада якынлашу сәбәпле, әлеге чараны кичектерергә сорауларын хәбәр итте. Шуңа күрә бүләкләү тантанасын бүген оештыру карары кабул ителде. “Чара алдыннан мондый бураннар булыр дип уйламаган идек, ләкин без барлык күренешләрдән дә өстен. Без бүген изге эшебездә сезнең өлешегезне билгеләргә җыелдык. Архитекторлар, проектчылар, архелогик хезмәтләр, галимнәр һәм рестовраторлардан башлап, төзүчеләр когортасы барлыкка килүе дә безне шатландыра. Аларны Болгар һәм Свияжскны торгызудагы уртак эшләр берләштерә”, - дип билгеләп үтте ТР Дүәләт киңәшчесе һәм әлеге эшнең һәр кеше күңеленә хуш килүенә шикләнмәвен дә өстәде.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Татарстан Республикасы торак фонды белән идарә итү Концепциясенең төп юнәлешләрен тикшерү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. “Коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР Директорлар Советы Рәисе А.Х. Хәйруллин, торак-коммуналь комплекс предприятиеләренең җитәкчеләре, шулай ук тармак министрлыкларыннан һәм ведомстволардан килгән вәкилләр белән бергә, Концепция барлыкка китерү сораулары турында фикер алышу булды. Киңәшмәдә катнашкан һәр кеше булачак концепциянең төп пунктлары буенча үз фикерен әйтте, аны камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, документның төп асылы торак-коммуналь фонд идарәсе катнашучылары арасындагы үзара мөнәсәбәтне яхшырту, шулай ук ТКХ өлкәсенең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелегеннән гыйбарәт.
Бүген Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау колллегиясе белән бергә узган киңәйтелгән киңәшмәдә, дәүләт корпорациясе – “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның” 2007-2012 еллар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм аның 2013-2015 елларда эшләү перспективасы турында фикер алыштылар.Утырышта ТКХ Фонды генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, дәүләт хакимиятенең федераль һәм региональ органнары вәкилләре, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар катнашты. Казанга, чарада катнашу өчен, РФның 74 субъектыннан вәкилләр килде. Киңәшмәне ачканда, ТР Президенты, фондның эшчәнлеге ТКХ тармагын финанс яктан тотрыкландырырга, аны модернизацияли башларга, энергия куллануны кискен төшерергә, аз керемле гражданнарга адреслы социаль ярдәм итәргә мөмкилек бирүен билгеләп үтте. Иң мөһиме, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, ТКХ реформалаштыру өлкәсендәге эшчәнлек системалаштырылды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм башка регионнар фондның эше дәвамлы булуын һәм капиталь ремонт һәм авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү региональ программаларын тормышка ашыруда финанс яктан ярдәм итүен телиләр.
Нефть эшкәртү тирәнлеген киләчәктә зурайту өчен эшләнгән “ТАНЕКО” ААҖ НХЗ һәм НП Комплексындагы гидрокрекингны (1Б этабы) Комбинацияләп урнаштыруда төзү-монтаж эшләре кызу темплар белән бара. ПНР планына туры килеп, 1Б этап объектларын файдалануга тапшыру, өстенлеге буенча, эшли башлый торган ике схемага бүленгән.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы пресс-хезмәте “Дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның 2007-2012 еллар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм аның 2013-2015 елларда эшләү перспективасы турында” дигән темага булачак киңәйтелгән киңәшмә өчен аккредитация башлый, әлеге киңәшмә 2012 елның 25 декабрендә Казанда үткәреләчәк.
Киңәшмә эшендә дәүләт хакимиятенең федераль һәм региональ органнарыннан вәкилләр, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар катнашачак.
Бүген “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев подрядчы оешмалар белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә, үзенчәлекле икътисади зонаның инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларын гамәлдәге килешү кысаларында төзү сораулары , шулай ук 2013 елда подрядчылар үтәргә тиеш булган бурычлар тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Төзелеш Министрлыгы эшчеләре өчен “РФ дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты һәм аларны җайга салу тәртибенең типик очракларын күзәтү” темасы буенча лекция оештырылган иде.
Җитәкчеләр, район һәм шәһәр масса-күләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен төзелеш, архитектура һәм ТКХ өлкәсендә тормышка ашырыла торган төп проектлар турындагы семинарда катнашырга чакыра.
Чараны оештыручылар булып, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм масса-күләм коммуникация республика агентлыгы тора.
Семинар иртәгә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында булачак. Адрес: Казан, Дзержинский ур., 10.