ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Иртәгә, 1 декабрь көнне, 10 сәгать 40 минутта, “Россия 1 – Татарстан” телеканалында “Энергоэффектив йорт” циклыннан телепрограмма чыгарылышы старт ала. Программа энергоэффектив торак төзүгә багышланган. Тамашачыларга коммуналь хезмәтләргә түләгән вакытта ресурсларны саклау һәм гаилә бюджетын экономияләү буенча экспертлы киңәшләр бирәчәкләр. Программа сюжетлары аерым йортларда яшәүчеләр өчен һәм күпфатирлы йортларда торучылар өчен дә кызыклы булачак. 

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә. Ул анда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Р.Т. Бурганов белән бергә, 2018 елда футбол буенча дөнья Чемпионатын оештыручы шәһәрләрнең инфраструктурасын үстерүгә багышланган берничә киңәшмәдә катнаштылар. Беренче киңәшмә, Россия региональ үсеш Министрлыгында, министр урынбасары Ю.У. Рейльян рәислегендә  үтте. Киңәшмә барышында билгеләнеп үтелгәнчә, Казан, бүгенге көндә, бик күп күрсәткечләр буенча әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Икенче киңәшмә Россиянең спорт Министрлыгында, ведомство җитәкчесе В.Л. Мутко рәислегендә үтте.
Булачак заводның барлык объектларында субай сугу буенча эшләр тәмамланды. Сугылган субайның гомуми саны – 2658 данә.

 CNCEC (Кытай) генподрядлы оешма җаваплылыгында булган зонадагы 59 объектта, шулар арасыннан 22 объект – технологик эстакадалар, шул исәптән җир астыннан үткәрә торган труба объектларында эшләр бара. Нигездә корылма һәм эстакадаларның фундаментларын бетонлау һәм күмеп тигезләү буеча эшләр эшләнә. Барысы бергә 11900 м3 монолит бетон җәелгән һәм 145 мең куб метрдан артык мәйдан күмеп тигезләнелгән.

Төрле диаметрлы 8353 п.м. җир астыннан үткәрә торган труба монтажланган, 90% артык участокта гидравлик сынап карау үткәрелгән.

Мәйданга 1700 дән артык металлоконструкциясе кертелгән. Шуларның 1350 тоннасын “Ак Барс Металл” ҖЧҖ тарафыннан кертелгән. Ике эстакаданың металлоконструкциясе монтажлана.

“НИИК” ААҖ ( Дзержинск шәһәре) Россия генподрядлы оешма җаваплылыгында булган зонадагы 25 объектта эшләр бара һәм Яр Чаллы шәһәренең “Иншаат” МПО ЯАҖ көче белән, чит ил подрячысы зонасында, җир астыннан үткәрә торган трубалар урнаштырыла.

“Камгэсэнергострой” ААҖ 92/01 корылмасы – карбамид складының фундаментын салу белән шөгыльләнә. 1654 куб метр бетон салынган.

28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә.  Ул анда ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд генераль директоры А.А. Браверман белән очрашуында катнашты. Очрашу барышында күтәрелгән төп сорау – эффектив кулланылмаган федераль җир участокларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү.

Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд, бүгенге көндә җир участоклары базарындагы иң эре уенчыларның берсе булып тора, эконом-класс торак базарын формалаштыру соравында Фонд тәкъдим иткән кораллар бик эффектив.


27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, министр урынбасары В.Н. Кудряшев рәислегендә, видеоконференция режимында республика муниципаль оешмаларын территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзү зоналары документлары белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә “Татинвестгражданпроект”  ГУП белгечләре һәм Төзелеш, архитектура һәм ТКХның архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсе белгечләре катнашты. Татарстанның бөтен муниципаль оешмалары кире элемтәгә тоташтырылган иде.

26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 11 декабрендә “ТРда төзелеш үсешенең инвестицион перспективалары”дип аталган региональ конференция булачак. Конференциядә эре, үсеш перспективасы булган төзелеш компанияләреннән, төзелеш материалларын һәм төзелеш техникасын җитештерүчеләрләрдән һәм сатучылардан, төзелеш өлкәсендәге инновацион компанияләрдән, ТРсенең финанс оешмалары һәм дәүләт учреждениеләреннән якынча 450 вәкил катнашачак.
Пермь өлкәсе Губернаторы Виктор Басаргин эшлекле сәфәр белән бүген Казанда.

24
ноябрь, 2012 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында, видеоконференция  режимында  2012 елда Татарстан Республикасында, РФның 21.07.2007 елдан 185-ФЗ номерлы “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Законын  тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.


22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин «Saint Gobain» компаниясенең Россия һәм СНГ илләрендәге генераль директоры Гонзаг Арну де Пире белән очрашты. Очрашу бик җылы, шул ук вакытта динамик халәттә үтте. Француз делегациясе белән килгән катнашучыларны сәламләгәннән соң, министр И.Э. Фәйзуллин, төзелеш өлкәсендә тормышка аша торган проектлар турында сөйләде. Министрны тыңлаганнан соң, кунаклар Татарстанның бизнес үстерү буенча төп регионнарның берсе булуын һәм «Saint Gobain» компаниясенең “Алабуга” АИЗ мәйданында, резидент сыйфатында торуын билгеләп үттеләр.  «Saint Gobain» компаниясе “Turkiye Sisecam Fabrikalari AS» төрек компаниясе белән берлектә”Алабуга АИЗ” территориясендә 300 млн. евро белән финанслана торган, көче елына 250 мең тонна булган автомобиль һәм  яссы (төзелеш өчен) пыяла җитештерүче «Аутоматив Гласс Альянс Рус» ЯАҖ заводын төзү буенча эшләнгән проектны тормышка ашыра башладылар.

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш базарының үсеш перспективалары соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С.Әхмәтшин, төзелеш материаллары һәм технологияләре  сәнәгате бүлегенең башлыгы О.В. Модина үткәрде. Чарада Казанны капиталь төзү һәм реконструкцияләү Идарәсеннән, Төп инвестицион-төзелеш идарәсенннән вәкилләр, шулай ук кирпеч заводы һәм җылылык үткәрми торган материаллар җитештерә торган оешмалардан вәкилләр, Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International