ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2012 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм МиңнехановТР Төзелеш Министрлыгына 2013 елгы Универсиадага әзерләнгән 45 мең тамашачы өчен исәпләнелгән футбол стадионын төзү барышында куркынычсызлык техникасын үтәүне аерым контрольгә алырга боерды. Шунысын да әйтергә кирәк, республика районнары әлеге искиткеч зур объектны төзүдә ярдәм итәргә булдылар. ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә, ТР район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне әйтте: “Стадион төзү – барыбызның да эше. Без бик зур объект төзибез. Беркем дә беркемнән артыгын сорамый, - диде ул. – Казанда бик әйбәт объект – республика горурлыгы булачак. Һәркем бу эштә катнашырга тиеш. Мин сүз бирдем, һәркемнең анда абонементы булачак ( 45 мең тамашачыга исәпләнелгән стадионны төзүдә ярдәм иткән ТР район башлыклары турында сүз бара – Т-И иск.). Футболга йөрсен һәм эшләгән эшнең сыйфатын тикшерсен өчен прокурорга да бирәбез”.


7
декабрь, 2012 ел
җомга
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында 2012 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сорауларына багышланган эшче төркем утырышы булды. Утырышны төзелеш комплексы үсеше идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә,бүгенге көндә, хезмәтне саклау өлкәседә уңай үзгәрешләр бар. Республика төзелеш объектларында хезмәтне саклау буенча таләпләр, кагыйдәләр һәм нормалар үтәүне контрольда тоту максатыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы тарафыннан профилактика һәм аңлату чаралары үткәрелә.

Агымдагы елда эшләнгән эшләр турындагы доклад белән Төзелеш Министрлыгының торак программаларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы О.С. Муханова чыгыш ясады. Төзелеш тармагын куркынычсызлык белән тәэмин итү буенча эшләр дәвам ителәчәк. Докладта киләсе ел өчен чаралар планы да яңгырады.
“Алубуга” АИЗ ППТда, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев үткәргән киңәшмәдә, аерым икътисади зона инфраструктурасы объектларының төзелеше сораулары турында подрядлы оешмалар белән  сөйләштеләр.

 Генераль подрядчылар “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан, 2012 елда төзелгән контрактлар буенча эшләр тәмамланып килә, объектларны заказ бирүчегә тапшырырга әзерләнәләр. Бүгенгесе көндә, агымдагы ел башыннан, 336,288 млн. сум үзләштерелгән, шул исәптән, “Камгэсэнергострой” ААҖ – 256,464 млн.сум, “Трест Камдорстрой” ЯАҖ - 79,824 млн. сум. Төзү-монтаж эшләре буенча план, ноябрь аенда, 30% ка арттырып үтәлгән. “Камгэсэнергострой” ААҖдә РП-13 җиһазын монтажлау тәмамланган, ТР ИГСНны тикшерү һәм көчәнешне бирү өчен әзерлек эшләре бара. “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан М-7 автоюлы аша электр тапшыруның һава юлы линиясен үзгәртеп кору буенча эшләр башкара. Эшне тәмамлау срогы – 2012 елның 20 декабре.

6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның декабрендә Казанда “Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга  ярдәм итүче Фондның 2007-2012 еллардагы эшчәнлеге һәм  2013-2015 елларга эшләү перспективасының нәтиҗәләре турында” дигән темага киңәйтелгән киңәшмә булачак.

Әлеге чара дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган.

Иртәгә “Энергетика. Ресурс саклау” дип аталган 14 нче Халыкара махсуслашкан күргәзмә һәм “Энергоресурсоэффетивлык һәм энергияне саклау” дип аталган 13 нче Халыкара симпозиум эше кысаларында “Бюджет өлкәсендә һәм ТКта энергоэффективлык һәм энергияне саклау” дигән темага “түгәрәк өстәл” була, әлеге чара модераторларының берсе булып, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов чыгыш ясаячак.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында фәнни-техник советның “Төзелеш комплексы һәм төзелеш материаллары сәнәгатенең үсеше” дигән темага утырышы булды. Утырышны төзелеш комплексы үсеше идарәсенең башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Чарада тармак предприятиеләреннән вәкилләр катнашты.


5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖдә “Энергетика. Ресурс саклау” дип аталган 14 нче Халыкара махсуслашкан күргәзмәнең һәм “Энергоресурсоэффетивлык һәм энергияне саклау” дип аталган 13 нче Халыкара симпозиумның ачылу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэре Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Кәримов, ООН Европа икътисади комиссиянең тотрыклы энергетика буенча Комитеты рәисе Сигурд Хейберг катнашты. Күргәзмә һәм симпозиумны ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы энергияне саклый торган технологияләр Үзәге оештырды. Халыкара күргәзмә – энергетика өлкәсе, чиктәш тармаклар, тармак һәм югары уку йорты фәннәре вәкилләренең очрашу урыны. Күргәзмәдә Россиянең күп кенә регионнарыннан һәм чит илләрдән белгечләр катнаша. Күргәзмә экспозициясе тармакның мөһим юнәлешләрен үз эченә ала, алдынгы казанышларны һәм фәнни эшләрне, эффектив техник карарларны, 160тан артык әйдәп баручы Россия һәм чит ил компанияләренең перспектив проектларын күрсәтә. Монда төрле продукциянең киң спектры тәкъдим ителгән: энергетик, электротехник һәм климатик җиһазлар, үлчәү энергоресурсларны хисаплау системасы приборлары, электр һәм җылылык энергиясен тапшыру чаралары, автоматлаштыру һәм идарә өчен микроэлектрон техника, программ тәэмин итү һәм башкалар.


4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Стадиондагы төзү эшләренә республика районнары төзүчеләрен чакырырга карар чыгардылар.

2013 елгы Универсиаданың иң мөһим спорт объекты  – 45 мең тамашачы утыра алырлык футбол стадионында төзү эшләре тәмамланып килә.

Бизәкләү эшләрен эшләү, төзекләндерү, заманча юл катламы җәю өчен бик күп төзүчеләр кирәк. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы, “Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге” СРО РНП алдына конкрет бурыч куйды – бюджет программаларын тормышка ашырганда үзләрен ышанычлы партнер буларак тәкъдим иткән подрядчыларны җәлеп итү. Моның өчен, нигездә, республиканың барлык мунципаль районнары белән ярдәмләшүне тәэмин итәргә кирәк.


1
декабрь, 2012 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры  И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында  торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча  Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмә барышында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ф.М. Хәнифов төп доклад белән чыгыш ясады. Доклад, традицион рәвештә, төзелеш оешмалары тарафыннан куркынычсызлык техникасы чараларының үтәлүе турындагы мәгълүматтан башланды. ТР президенты Р.Н. Миңнеханов киңәшмәдә, тагын бер кат, катнашучыларның игътибарын әлеге сорауга юнәлтте.


30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртүче һәм нефть химиясе заводларының1А1 Комплексының оптимизацияләнгән Җибәрү комплексының икенче этап объектлары тикшерелде, моның өчен 2012 ел билгеләнгән иде.

ОПК 1А1 икенче этап объектлары технологик процесслар белән бәйле түгел, алар аерым кертелергә мөмкиннәр, шуңа да карамастан барлык объектларны ( 100 титул) берьюлы эксплуатациягә тапшыру турында карар кабул ителде.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан 668 номер өчен 1А1 оптимизацияләнгән Җибәрү комплексының 100 титулы техник регламентлар ( нормалар һәм кагыйдәләр) таләпләренә, башка норматив хокук актларына һәм проектлы документацияләргә туры килеп расланган.

Комплекслы сынап карау һәм 1А1 оптимизацияләнгән Җибәрү комплексын объектларын файдалануга тапшыру программасы нигезендә Висбрекинг җайланмасы комплекслы сыналган. Күкерт җайланмасын комплекслы сынап карау дәвам ителә.

Киләчәктә нефть эшкәртү тирәнлеген арттыру өчен билгеләнгән Комбинирлашкан гидрокрекинг (Этап 1Б) җайланмасында төзү-монтаж эшләре кызу темплар белән бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International