ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КорпусГрупп” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының икътисади сораулар буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.


12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ  Министрлыгында Дәүләт корпорациясе – ТКХне реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, “Агенства по ипотечному жилищному кредитованию” ААҖ  һәм “Институт экономики города” Фонды ярдәме белән арендалы торакны үстерү һәм торак биналарны наймга алу шарты белән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программаларын тормышка ашыру  механизмнары сораулары буенча “түгәрәк өстәл” булды. Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, аның урынбасарлары, ТР Президенты карамагындагы  ДТФның Башкарма директоры  Т.М. Абдуллин, “Ипотечное Агентство Республики Татарстан” ААҖ генераль директоры А.А. Симаков, “ТР ГИСУ” ГКУ башлыгы урынбасары И.Н. Насыров һәм әлеге тема белән кызыксынган башка кешеләр катнашты.

И.Э.Фәйзуллин “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны сәламләгәндә, бүген илдә арендалы торакны үстерү өчен законнар чыгара торган механизмнарны һәм финанс механизмнарын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд региональ программалар департаменты директоры О.С. Рурин сәламләү вакытында, билгеле проектларны уңышлы тормышка ашыру өчен закон чыгару планында нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген уйларга вакыт җитүен билгеләп үтте.


11
ноябрь, 2012 ел
якшәмбе

Бүген Хөкүмәт йортында,  видеоконференция режимында 2012 елда Татарстан Рееспубликасында РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын  һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Аның докладының күп өлеше киләсе елга программмалар формалаштыруга багышланган иде, чөнки2012 елгы программаларның күбесе тәмамланды.


9
ноябрь, 2012 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республика районнарындагы торак-коммуналь хуҗалык сорауларын тикшерү буенча “түгәрәк өстәл” булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Чарада торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү буенча муниципаль департаментлардан вәкилләр катнашты.


8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында хезмәт итүнең норматив срогы беткән лифт җиһазларын алыштыру  соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Чарада муниципаль оешмалардан вәкилләр, министрлык белгечләре катнашты.


3
ноябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Хөкүмәт йортында, ТР  Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов катнашында видеоконференция режимында торак йортларны төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарының торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул үз докладын, традицион рәвештә, куркынычсызлык техникасын үтәү соравыннан башлады.

РОССТАТ тарафыннан 2012 елның 9 ае өчен Россия Федерациясе буенча нәтиҗәләр ясалган. Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урын һәм Идел буе федераль округы буенча 1 нче урын алды.

2
ноябрь, 2012 ел
җомга
V семинар рекорд сандагы катнашучылар җыйды: бөтен илдән 350 дән артык делегат тариф сәясәте сораулары турында фикер алышуда катнашты. Чарага килүчеләр арасында – компанияләр белән идарә итүчеләр, региональ министрлык һәм ведомство вәкилләре, тариф сәясәте өлкәсен тәртипкә салучылар, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россия Минрегионы башлыгы Игорь Слюняев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзулллин һәм Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә Министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Очрашуда республиканың РФ региональ үсеш Министрлыгы тарафыннан координацияләнә торган федераль программаларда катнашу соравы тикшерелде. Аерым алганда, сүз 2011-2015 еллар өчен “Россия Федерациясе субъектларында торак төзүне үстерү программаларын стимуллаштыру” “Торак” ФЦП программасы турында бара.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР директорлар Советының чираттагы утырышы булды. Чараны директорлар Советы рәисе А.Х. Хәйруллин алып барды.  Утырышта “ТКХ системасындагы иң куркыныч объектларны иминиятләү” (27.07. 2010 елдан 225-ФЗ номерлы “Куркыныч объектта авария нәтиҗәсендә зыян салган өчен куркыныч объект хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри рәвештә иминиятләү турындагы” Федераль закон таләпләре туры килеп) дип аталган беренче сорау буенча “СУПЕРТЭК” (Мәскәү) ҖЧҖ Компания генераль директоры С.Е. Угловский һәм “Согаз” ААҖ иминият компаниясенең Казандагы филиалының директор урынбасары Л.С. Ермолаева чыгыш ясады. Утырышны алып баручы А.Х. Хәйруллин билгеләп үткәнчә, әлеге сорау иң беренче чиратта, җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларына, шулай ук торак йортлардагы лифт хуҗалыкларына кагыла. Утырыш барышында әлеге сорауны хәл итү өчен бердәм уңай юл әзерләргә кирәклеге ассызыкланды.

31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә. Ул анда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Федераль агентлыгы оештырган, экономик класслы торак төзү пилотлы проектларын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмәдә булды. Киңәшмә Агентлык җитәкчесе В.И. Коган рәислегендә үтте.

Эконом-класс торагын үстер турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, дәүләт ярдәме механизмнарын камилләштерүне тәэмин итәргә кирәк, диде И.Э. Фәйзуллин. Ул, милли проектны тормышка ашыру схемасын төзегән, ике төп юнәлеш буенча китәргә тиеш: торак базарында тәкъдимнәрне стимуллаштыру (төзелеш комплексы предприятеләре, территорияләрне үзләштерү буенча комплекслы предприятиеләрне ярдәме); сорауны стимуллаштыру (киң катлам кешеләр өчен торакның арзанлыгын тәэмин итүче чаралар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International