ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Иртәгә, 1 ноябрь көнне, 14 сәгатьтә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР директорлар Советының утырышы була. Көн тәртибендә ТКХ системасында куркыныч җитештерү объектларын иминиятләштерү, коммуналь предприятиеләр һәм идарә компанияләр эшенә ярдәм итү өчен юнәлдерелгән лизинг эшчәнлеге сорауларын тикшерү каралган.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Татарстанның баш архитекторы, министр урынбасары В.Н. Кудряшев рәислегендә, видеоконференция режимында, республиканың муниципаль оешмаларын территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзүне зоналаштыру документлары белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә булды. Татарстанның бөтен муниципаль оешмалары кире элемтәгә тоташтырылган иде.

Бүгенге көндә республикада муниципаль районнарны территориаль планлаштыру схемаларын әзерләү процессы тәмамланып килә.

27
октябрь, 2012 ел
шимбә

Бүген ТР Министрлар Кабинетында  видеоконференция режимында РФның 21.07.2007 елдан №185-ФЗ “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын Татарстан Республикасында  тормышка ашыру һәм уку йортлары объектларын капиталь ремонтлау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды.  Киңәшмәне ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков үткәрде, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов төп доклад белән чыгыш ясады.


26
октябрь, 2012 ел
җомга

Россия Федерациясе Хакимияте утырышында РФ Хакимияте карары нигезендә, Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы тарафыннан эшләнгән 2011 ел өчен “Россиянең  иң төзекләндерелгән шәһәр ( авыл җирлеге)”  исеменә Бөтенроссия бәйге нәтиҗәләре турындагы  проект  тикшерелгән һәм расланган.

Бәйге муниципаль оешманың алты категориясе буенча үткәрелә: РФ суъектларының административ үзәге ( башкала)  булып торган шәһәр җирлекләре ( шәһәр округлары); 100 мең һәм аннан да артык кешесе булган шәһәр җирлекләре ( шәһәр округлары); 100 меңгә кадәр кешесе булган шәһәр җирлекләре ( шәһәр округлары);  5 мең һәм аннан да күп кешесе булган авыл җирлекләре; 3 меңнән 5 меңгә кадәр кешесе булган авыл җирлекләре; 3 меңгә кадәр кешесе булган авыл җирлекләре.

Бәйгедә 105 муниципаль оешма катнашкан. Барлык җиңүчеләргә бүлеп бирелә торган гомуми премия 100 млн. сумны тәшкил итә.


25
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин ТР Яшьләр эшләре, спорт, туризм буенча министр Р.Т. Бурганов белән, шулай ук Казан Башкарма комитеты, проектлы институтлар һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе вәкилләре катнашында республика башкаласының спорт объектларын, шулай ук метроның төзелеп килүче өч станциясен карадылар.  Әлеге чара атна саен пәнҗешәмбе көнне үткәрелә. Тикшерүнең бүгенге программасында пулядан ату комплексын, “Тулпар” стадионының әзерләнү кырын, гимнастика үзәген, “Казан”  ат-спорт комплексының ябык түбәле манежын, “Ракета”, “Тасма”, “Рубин” стадионнарын тикшерү каралган иде.


24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, министр урынбасары А.М. Фролов Казан шәһәрендә автомобильләр өчен тукталыш (парковка) инфраструктурасын комплекслы үстерүне тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.  Киңәшмә эшендә Казан Башкарма комитетыннан, проектлы һәм контрольдә тотучы оешмалардан, компанияләр-инвесторлардан вәкилләр катнашты.  Чара барышында автомобильләр өчен тукталыш (парковка) инфраструктурасы объектларын проектлау һәм төзүнең актуаль сораулары буенча фикер алышу булды.

Хәзерге вакытта, Казан шәһәрендә иң беренче чиратта төзелергә тиешле төрле биеклектәге паркинглар өчен 14 җир участогы буенча инвестор-төзүчеләр, проектлы документацияне эшләү буенча генпроектлаштыручылар,  төзү буенча генподрядчылар билгеләнгән. Проектлы документация әзерләнгән һәм килешенгән, әзерләнү, җир белән бәйле һәм гомумтөзелеш эшләре бара.  Җир асты һәм җир өсте катлары белән төрле биеклектәге паркинглар төзү нәтиҗәсендә әлеге җир участокларында 01.04.2013 елга 6000 нән артык машина өчен урын барлыкка киләчәк.


23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

2012 елның 23 октябрендә Хезмәт сараенда Татарстан республика оешмасы ( Россия төзүчеләр Профсоюзы) Башкарма комитетының Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгы белән уртак утырышы булды. Көн тәртибендәге төп сорау – предриятиеләр һәм төзелеш оешмаларының 2012-2013 елгы көзге-кышкы эш чорына эзерләнү буенча чараларның үтәлешен тикшерү һәм Татарстан Республикасы төзелеш тармагында 2012 елның 9 аенда эшләү нәтиҗәләре буенча җитештерү травмаларының торышы һәм аларны 2012-2015 елларда кисәтү буенча бурычлар.

Энергоресурсларны рациональ рәвештә куллану һәм Татарстан Республикасы энергия системасының ышанычлылыгын тәэмин итү максатыннан, Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты 28.09.2012 елдан 3-10/э номерлы карары нигезендә, халык һәм аларга тиңләштерелгән кулланучылар категориясе өчен гамәлдәге тарифларга үзгәрешләр кертелде. Әлеге документ тәүлекнең ике зонасы (көн-төн) буенча дифференцияләшкән тарифларга гына үзгәрешләр кертә.


20
октябрь, 2012 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт йортыда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында торак йортларны төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын  тормышка  ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үзенең докладын төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык техникасын үтәү соравыннан башлады.


19
октябрь, 2012 ел
җомга

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин “Гражданнарның яшәеше өчен уңай шартлар тудыру максатыннан торак-коммуналь хуҗалык белән эффектив идарә итү” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша. Әлеге киңәшмәне Екатеринбургта  Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалык реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, Свердлау өлкәсенең Хакимияте һәм “ЖКХ Развитие” НП үткәрә. Чарада дәүләт хакимияте федераль органнары вәкилләре, Россия Федерацисе субъектлары һәм муниципаль оешмаларының, торак-коммуналь предприятиеләрнең, фәнни һәм проектлы оешмаларның, торак-коммуналь тармакта кулланыла торган, шулай ук энергияне саклый торган һәм энерго эффективлы материаллар һәм технологик җиһазлар җитештерә торган оешмаларның җитәкчеләре катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International